Авыл халкы үзе кызыксына (+фоторепортаж)
Җәмгыять

Авыл халкы үзе кызыксына (+фоторепортаж)

Арбор авылыныӊ төзеклеге, матурлыгы турында күп язабыз, яктыртабыз. Башка авылларга да алардан үрнәк алу бик кирәктер.

Ни өчен дисезме, чөнки бу авыл халкыныӊ һәрберсе матурлыкны булдыруга, аны саклауга үзеннән тиешле өлешен кертә. Кемдер өен, капкасын, гаражын матурлый, кемдер капка төпләренә, утыргычларга кадәр чәчәкләр утыртып куя, бергәләшеп ял урыннарын, чишмә, елга буйларын тәртипкә китерәләр. Урамда йөрүче балаларныӊ күп булуы, ял итү урыннарыныӊ көн уртасында буш тормавы да гәҗәпләндрә. Читтән, җәй вакытына ял итергә кайтучылар да күп икән. Алар да үз авыллары белән горурлануларын яшермиләр. Гүзәллекне үз куллары белән тудыргач, аны саклап тота да беләләр арборлылар.

250

Нет комментариев