Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырлыкны күрә бел, кеше хәленә керә бел

Чираттагы мастер-класска әтиләре махсус хәрби операциядә ил күген саклаучы балалар чакырылды.

Инде мәгълүм булганча, «Факел» яшьләр клубында, «Гаилә - гаҗәеп галәм» проекты кысаларында, гаиләләр өчен мастер-класслар уза.

Чираттагы мастер-класска әтиләре махсус хәрби операциядә ил күген саклаучы балалар чакырылды. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм ул бик файдалы.

Биредә сине “Факел” хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы ала, хәлеңне сорый, нурлы йөзле Әдилә апалары балчыктан төрле әйберләр ясарга өйрәтә: бу юлы балалар куян баласы ясадылар да, шуны чокырга беркеттеләр, аннан йөрәк белән бал кашыгы бизәделәр. Тыныч, җылы атмосферада балалар да, әниләр дә күңел биреп тырышты, шуңа да һәр нәни скульптур эшләнмәләр матур килеп чыкты.

“Хезмәтләрен кеше күңелен күрүгә, җан азыгы өләшүгә багышлаган “Факел” хезмәткәрләренә зур рәхмәт, шулай ук алтын куллы, ихлас остаз Әдилә Гарипова да әлеге мастер-класста канташучылар исеменнән рәхмәтләребезне ирештерәбез”, диде әниләр.

Әлеге проект кысаларында биредә мастер-класслар күп үтә, балчык әвәләүдән кала ваза да бизиләр, капкейклар да пешерәләр. Бу чараны оештыручылар әниләр һәм балалар күңелләрендәге караңгылыкны бер мизгелгә генә булса да яктылыкка алыштырып тора алдылар. Юкса алар да бу теманың безгә кагылышы юк, куркыныч тема дип уза ала иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев