Бәйрәм рухын сизә күңелләр
И хатын-кыз — иң гүзәл зат
И хатын-кыз — иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер — тиңсез!
Ул карашың, ул назларың…Тормыш ямьсез ул синсез! — дип бар шагыйрь баш ия хатын — кызларга.
Дөрестән дә хатын — кызлар булмаса җир йөзендә дөньяда матур төсләр, ягымлылык, җылылык, ярату хисләре булмас иде.
Бәйрәм мәктәптә дә бик күңелле үтте безнең. Иртә таң белән укытучы апаларны , кызларны егетләребез каршы алды!!! Нинди матур җылы күренеш бу.. Читтән караганда гади булса да, искиткеч бик матур, гади, бәйрәм хисе белән уралган иртә булды бу безнең өчен . Әздән генә күңел була! Күпме наз, җылылык, күңелгә рәхәт хисләр алдык без. Укучылар һәрберсе безгә җырлап, чәчәк , открыткалар өләштеләр. Бу чәчәк открыткаларга карагач та, шушы матур кабатланмый торган мизгел күз алдына килә.
Күңелгә язгы кояштай, җылы наз тула. Шулай булсын гомергә!! Бәйрәмдә генә түгел, һәркөнне елмаеп, сәламәт булып каршы алырга язсын, илебезгә язгы бәйрәмнәр белән тынычлык килсен!Барлык хатын — кызларны, кадерле әниләребезне, әбиләребезне, кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән сезне чын йөрәктән!
Бәхетегез сезнең ташып торсын,
Уңыш булсын һәрчак янәшә.
Бәйрәм бүген диеп кояш көлә,
Бар табигать котлап эндәшә.
Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Яшәгез сез кадер-хөрмәттә.
Куанычлар сезгә насыйп булсын,
Яшәгез лә наз, мәхәббәттә.
Зөлфидә Теләкова,
Нөнәгәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев