Яңа ел алдыннан Балтач районы укучылары «Солдатка хат» акциясендә катнашып мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы теләкләр язылган хатлар юллаганнар иде.
Балтач мәктәбенең 3 "б" сыйныфы укучысы Миләүшә Хәйруллинаның Яңа ел теләкләре язылган хатын мобилизацияләнгән райондаш егетебез алды. Солдат социаль челтәрләр аша Миләүшәнең хатына чиксез сөенүен, ә рәхмәтне укучының үзен күреп ирештерәсе килүен белдерде.
Көткән сагынычлы көн килеп җитте. Язгы бер матур көндә Миләүшәләр йортына солдат абыйсы кунакка килде. Миләүшәгә рәхмәтен җиткереп, күчтәнәчен тапшырды.
Балалар язган хатларга күңел җылысы салынган.Мобилизацияләнгән якташларыбызга хатларны язып торыйк. Туган як җылысын кушып язылган хатлар егеләребез өчен бик кадерле.
Нет комментариев