2015 елныӊ соӊгы, 31 декабрь көнендә Балтач шәһәр тибындагы бистәнеӊ халык депутатлары җыйналды. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә - 2016 елда Балтач бистәсендә үзара салым җыю бүенча бөтенхалык тавыш бирүе буламы һәм референдум үткән очракта, ул салымныӊ күләме нинди булачак.
Фикерләшкәннән соӊ депутатлар Балтачта үзара салым буенча референдумны үткәрергә һәм 1 кешедән җыела торган акча күләмен 250 сум, дип тәкъдим итәргә карар кылдылар.
Нет комментариев