Узган ел Балтач мәктәбе янындагы күпердә берәү егылып, чактан гына имгәнми калган иде.
Бу хакта сайтыбызда да, газетабызда да яктырттык, шөкер район җитәкчелеге халык мөрәҗәгатен ишетте һәм күпер тиз арада төзекләндерелде.
Әмма соңгы араларда күпернең такталарын куптарып ала башладылар. Бу исә биредән үткән һәркем өчен куркыныч тудыра башлады. Хәзер караңгы да тиз төшә. Ярыкны күрми дә калуың бар. Кемгә кирәк микән бу? Балалар шаяруымы, әллә яшьләрнең кулы кычытамы?
Нет комментариев