Авылларда яшәүче лидер яшьләр Балтачта очрашты.
Очрашу Президент Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында Хөкүмәт йортында узган утырыш белән башланып китте.

Чарада Яшьләр иҗтимагый палатасының Балтачтагы бүлеге рәисе Раил Садыйков, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов, "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясенең Балтач районындагы бүлеге җитәкчесе Айрат Хәйруллин катнашты. Балтач яшьләре башкарган эшләр, буш вакытларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү хакында сөйләштеләр, әлеге юнәлешләр буенча социаль проектлар кабул иттеләр.

Күпләр бу очрашудан үзләре өчен файдалы мәгълүмат алды.

Нет комментариев