Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Инде традициягә әверелгән әлеге бәйрәм Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан 48 гаиләне җыйды.
Балтач районын быел Камалиевлар гаиләсе тәкъдим итте. Рүзәл Гарәфетдинович белән Наилә Нургаязовна район хастаханәсендә данлыклы табиблары, районыбызның хөрмәткә лаек шәхесләре. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре яшь буын өчен үрнәк булып хезмәт итә. Камалиевлар гаиләсе 32 ел бергә гомер иткәннәр, гаилә тормышы белән мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек, бер- береңне кайгырту бәхетле никахның нигезе икәнен раслаганнар.
Фотолар район ЗАГС бүлегеннән алынды.
Нет комментариев