Балтачның “Ак калфак” оешмасы турында Оренбургта сөйләячәкләр
Җәмгыять

Балтачның “Ак калфак” оешмасы турында Оренбургта сөйләячәкләр

22-24 сентябрь көннәрендә Оренбург шәһәрендә "Ак калфак" оешмасы җитәкчеләре киңәшмәгә җыела. Биредә Татарстаннан биш кешелек делегация: Азнакай, Актаныш, Әгерҗе, Биектау һәм Балтач районындагы "Ак калфак" оешмасы җитәкчеләре катнашачак.

Әлеге мөһим чарага матур нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны чакырдылар. Алар арасында безнең булуыбыз бик куанычлы вакыйга. Димәк, Россия күләмендә күрсәтерлек эшләребез бар. Бу әлбәттә, һәр авыл җирлегендәге бүлекчәләрнең бердәм булып эшләү нәтиҗәсе, - ди Балтач районының "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова.

Без исә Зөлфирә ханымга һәм аның коллегаларына хәерле юллар һәм киңәшмә эшендә уңышлар телибез.

250

Нет комментариев