Узган җомгада һәйкәл-монументны үзгәртеп корулар буенча зур киңәшмә булып узган иде.


Киңәшмәдә катнашучылар эәш планнарын уртага салып киңәшләштеләр, уй-фикерләре белән уртаклаштылар.. Үзәк һәйкәлнең брусчаткаларын алыштырып тигезләп җәю, үзәк юлны киңәйтү һәм һәрбер хәрби символик һәйкәлләргә керү юлларын булдыру, асфальтлау, юл кырыйларына бардюрлар урнаштыру, үзәк һәйкәл каршында махсус ял итү мәйданчыгы булдыру, анда эскәмияләр кую эшләре башкарылачак , һәрбер символик һәйкәл янына чик гаскәрләре һәйкәле янындагы кебек зур истәлек ташлары кую һәм флажоклар урнаштыру күздә тотыла.
Нет комментариев