Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта "БИТУМ" булган бит, белдегезме?+фотолар

Буш вакытларны күңелле һәм файдалы уздыру...

1 ноябрь көнне Аграр яшьләр оешмасының Балтач бүлекчәсе “Факел” яшүсмерләр клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "БИТУМ" исеме астындагы интеллектуаль уен үткәрде. Бу уенда Балтач үзәк хастаханәсе, Балтач гимназиясе, Балтач башкарма комитеты һәм “Факел” яшүсмерләр клубында эшләүче яшьләребез катнашты. Интеллектуаль уенда бик күңелле, фикерләү сәләтен, белемне һәм тапкырлыкны тикшерә торган биремнәр бирелде. “Факел” яшүсмерләр клубы көндәшләрен артта калдырып җиңү яуладылар. Районыбыз яшьләрен уеннарда катнашып, буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздыруларын теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярыш