Бүген район үзәгендә "Батарлар аллеясы"нда 22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан митинг узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Васыйл Вәлиев әлеге көннең халкыбыз тарихында нинди тирән мәгънәгә ия булуын үз чыгышларында тагын бер кат искәрттеләр.
Чараның мәртәбәле олы кунагы, Балтач бистәсендә гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур ага Хәсбиуллин иде. Ул тормыш юлы белән таныштырып, сугыш чоры белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.
Районның "Волонтер" иреклеләр үзәге активистлары бирегә җыелган халыкка районыбның геройлары турында язылган белешмәлекләр тараттылар.
Һәйкәлгә чәчәкләр салу, район мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре башкаруындагы моңлы чыгышлар һәм Бөек Җиңү өчен көрәшеп, яу кырында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алу мизгелләре - киләчәк буын күңеленә Хәтер көне булып сакланырдай истәлекләре белән кереп калсын иде.
Нет комментариев