Җәмгыять
Балтачта социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (+фоторепортаж)
Бүген - 9 июнь көнне районыбызның социаль яклау хезмәткәрләре тулы составта коллективлары белән район ашханәсендә мул табыннар артында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Аларны истәлекле көннәре һәм хезмәт юлында ирешкән мактаулы уңышлары белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та килгән иде.
"Заманалар үзгәреп, тормыш-көнкүреш шартлары яхшырганнан-яхшыра бара. Шул сәбәпле өлкәннәр Сезнең тарафтан күрсәтелә торган социаль хезмәткә аның кадәр үк дәрәҗәдә мохтаҗ түгел кебек. Ләкин "Әле ярый Сез бар, Сез булмасагыз, без нишләр идек?!" дип көн туса рәхмәт белдерүче карамактагы өлкәннәрегез бар. Сезнең һөнәр үз актуальлелеген, тормышта мөһимлеген югалтмый. Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә, социаль хезмәткәрләр!" дип мактау һәм котлау сүзләрен ирештерде ул. Чыннан да, социаль яклау бүлеге район тормышы, халыкның яшәеше белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар һәр нәрсәдән хәбәрдәр, вакытында тиешле карарлар кабул итүдә, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә күп кенә сорауларда алар район хакимиятенең һәм башкарма комитетының ярдәмчеләре һәм хезмәттәшләре булып торалар", дип тә өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев