Балтачыбызда зур бәйрәмнәр ат чабышларыннан башка узмый (+фоторепортаж)
Кичә район һәм республика көне уңаеннан «Сабантуй» ял паркында узган зур тантананы ат чабышы ярышлары да бизәде. Әлеге ярышлар бәйрәмнәргә һәрчак аерым бер төсмер биреп, бик җанлы үтәләр. Быелгысы да һава торышының тотрыксыз булуына да карамастан, кабатланмас мизгелләре белән күңелләргә үтеп керде.
Бияләр арасында 2000 метр аралыкта беренче урынны «Сосна» җәмгыятенең «Санадор» кушаматлы аты белән Рәнис Таҗетдинов яулады. Икенче урында Арчадан килгән «Прелесть» аты белән Ильвир Шәрифуллин, өченчедә «Активист» хуҗалыгыннан «Бадалина»сы белән Ринат Әсхудуллин.
1400 метр аралыкта иң җитез айгыр булып «Кызыл юл» хуҗалыгыннан «Браун Швайк» танылды, җайдагы - Эдуард Митрофанов. Икенче урында Арчадан «Хитрый» кушаматлы айгыр (җайдагы - Илназ Шакирҗанов), ә өчтә - «Татарстан»ның «Тарлау»ы (җайдагы - Расих Габделхаков).
2000 метр аралыкта айгырлар арасындагы чабышта беренчелекне «Кызыл юл»дан «Ураган»ы белән Вилнур Гарифуллин яулады. Икенче булып финиш сызыгын «Татарстан»ның «Кавалер»ы кисте (җайдагы - Марсель Шәфигуллин), өченче урында «Арбор» җәмгыятеннән «Адреналин»ы белән Ксенья Петухова.
Бияләр арасында 1400 метр аралыкта финиш сызыгын беренче булып «Татарстан»ның «Асыляр»ы (җайдагы - Ирек Төхвәтуллин) кисте. Икенче урында «Дуслык»ның «Рубинка»сы (җайдагы - Александр Явдокимов), өченчедә - Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән «Буян»ы белән Фәннур Сәләхов.
Гарәп токымлы атлар арасында 1600 метрга чабышта ике атка беренче урын бирелде. «Маяк»тан Ринат Шәйхетдиновның «Пембида»сына һәм «Труд»тан Эдуард Митрофановның «Санадор»ына. Өченче урында «Татарстан»ның «Песибай» кушаматлы аты һәм аның җайдагы Расих Габделхаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев