Балтачлылар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 45 яшьлек юбилее уңаеннан, «Кызыл юл» җәмгыяте сыер савучысы Ләйсән Нәзир кызы Закирова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешләре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
— Васильева Эльвира Николаевна — «Активист» җәмгыяте терлекчесе;
— Николаев Лев Петрович — «Дуслык» җәмгыяте шоферы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы һәм ат спорты үсешенә керткән өлеше өчен «Сосна» ветеринары Рәнис Ринат улы Таҗетдинов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, милли традицияләрне саклауга керткән өлеше өчен Куныр авыл җирлеге депутаты, Дорга авылы старостасы Борис Васльевич Андреев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы белгече Нияз Нурәхмәт улы Хөсәенов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Балтач районында яшьләр политикасы үсешенә керткән өлешләре өчен «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
— Зилия Филсур кызы Гыйльметдинова — физик культура буенча инструктор;
— Гөлинә Наил кызы Фәйзрахманова — педагог-оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев