Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

«Балтачның эчке урамнарына кадәр асфальт»

Юллар озак саклансын иде

«Балтачның аның эчке урамнарына кадәр асфальт бит», — ди ызандаш районда яшәүче әңгәмәдәшем. "Бер тик тормыйсыз, эшләп, яңартып кына торасыз, кирәк җирдә күперегез, басмагыз салынган, яңартылган, хәзер менә тротуарлар җәясез"... Шулай сөйләшә ул, гомуми итеп, итәсез, үтәсез, дип. Анысы дөрес, районда халыкка уңайлы шартлар тудыру уңаеннан барысы да эшләнә.

Гөрләтеп яшәргә, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә була торган район без. Салым түләми генә һәм башка түләүләрне белми генә үзенә-үзе эшләүчеләр баеп бетте инде бездә хәзер. Шуңа рәхмәтле булып, шөкерана кылып кына яшәргә кирәк. Моң-зарларны түкми генә. Алайса кайчак нәкъ шундый кешеләрнең зарларын тыңларга туры килә.


Быел җәй юл төзүчеләребез шоферларны тигез юллы, җәүлене сукмаклы иттеләр. Рәхмәт хезмәтләре өчен. Җитәкчелек коммунальныйдан өстәге урамнарның барысына да асфальт түшәттерә алуга иреште. Афәрин. Монда яшәүчеләр бик көтте инде тигез, матур юлларны.  Асфальт юллар озак саклансын иде дә, шул юллардан исән-имин куанып йөрергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзелеше