Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта күркәм гаиләләр хөрмәтләнде

Татар, удмурт, рус гаиләләре Дан китабына кул куйдылар

Районыбызда төрле милләт вәкилләреннән булган  матур, үрнәк гаиләләр бихисап. 55-60 ел бергә гомер иткән, авырлыкларны тигезлектә үтеп, татулыкның асылын аңлаган гаиләләрне районның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре район мәдәният үзәгенә дәшеп зурладылар, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин районыбызны данлаган гаиләләргә аерым хөрмәтен белдерде.

Чарада күптән түгел генә аваз салган сабыйлар Назгөл һәм Алия, аларның әти-әнисе Гөлназ - Марат Әшрафҗановлар, Лилия - Алмаз Гатауллиннар гаиләсенә районы башлыгы  күпбалалы гаилә таныклыгын һәм үз инициативасы белән булдырган 25 мең сум күләмендә акчалата сертификат тапшырды.

Һәр гаиләнең үз тормыш-көнкүреше, милли гореф-гадәтләре. Күпмилләтле районыбызда катнаш гаиләләр дә, төрле милләттән булуларына карамастан, бер-берсенә кунакка йөрешеп, татулыкның кадерен белеп яшәгәннәре дә күп. Дуслыкның-тынычлыкның бәрәкәтен аңлап яши белсәң, зөбәрҗәтле, бриллиантлы чорларга да җитәсең икән ул.  Кариле авылыннан Гөлзада һәм Мансур  Шәрәфиевларга 15 июльдә бергә гомер итүләренә 55 ел була. Кариле МТСында эретеп ябыштыручы булып эшләгән,  40 елга  якын тәҗрибәсе булган Мансур абыйны белмәүчеләр сирәктер. Гөлзада апа ягулык салу станциясендә 23 ел эшләде. Икесе дә хезмәт ветераны.

Бу якларда яшәүче  Әлфия һәм Габдуллаҗан Хәкимовлар 55 еллыкларын  6 апрель көнне үк тутырдылар. Габдуллаҗан абый һөнәр училищесында электрик, ә тормыш иптәше Әлфия апа райпо өлкәсендә бухгалтер булып эшләгән кешеләр.

Гәүһәрия һәм Мансур Шәрифуллинар гаиләсе дә  55 ел иңне-иңгә куеп бәхетле гомер кичерә. Мансур Идиятулла улы хезмәт юлын агроном булып башлый һәм лаеклы ялга кадәр Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы булып намуслы хезмәт куя, тормыш иптәше  Гәүһәрия Гаптелхак кызы   гомерен Бөрбаш урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлый. Зөбәрҗәт туйларына  татар халкының милли йолаларын саклап, традицияләрне   балаларына, оныкларына җиткереп, әти-әниләренең хәер-фатихаларын алып, шушы матур, бәрәкәтле көннәргә килеп җиткән гаиләләргә карап күңелләр хозурлана.

Субаш җирлегендә гомер иткән, биредә клубта, конторда  эшләгән,  колхоз рәисе  ярдәмчесе булып эшләгәндә лаеклы ялга чыккан Валентин абый менә 37 ел фермада армый-талмый хезмәт куйган  хатыны  Әминә апа  белән  Норма җирлегенә күчеп килеп, шулай ук пар канатлы булып тормыш юлларыннан үтәләр.

Сосна җирлегеннән Фәридә һәм Рамазан  Гатауллиннар Хезмәт ветераны һәм башка бик күп кенә Рәхмәт хатларына ия шәхесләр. Рамазан абый «Сельхозтехника»да алдынгы шофер,  Фәрида апа “Правда” колхозында бухгалтер булып эшләгән. 24 ел кайната-кайнана белән дус-тату гомер кичерәләр. Фәридә апа бүгенге көндә  авыл тарихын барлап, бик күп кешегә һәрдаим ярдәм итеп торучы да әле.

Балтачтан Хәдичә һәм Әхәт Мөхәммәтшиннар да бәйрәм түренә кулга-кул тотынышып килде. Гаилә башлыгы “Сорнай” колхозындагы тырыш хезмәте белән һәркемгә таныш, ә Хәдичә апа балалар тәрбияләү өлкәсен үз итте. Шулай ук бистәдән тормышларын матур хезмәтләре белән бизәгән Бәрия һәм Камил Хөснетдиновлар  гаиләсе һәркемгә таныш. Камил абый газ өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәт куйды, Бәрия апа район хастаханәсендә эшләде. Елена һәм Альфред  Нәҗметдиновлар гаилә бөтенлеген, гаилә шатлыгын арттырып  яшәделәр,  Алфред абый төзелеш оешмасында директор булып эшләде, Елена Тихоновна балаларга химия фәне серләренә төшендерде.

Нөнәгәр җирлегеннән Рашид белән Фәния Габдуллиннар исә  быел  60 ел бергә торуларын билгеләп үтәләр. Рашит абый Татарстанның атказанган автотранспорт хезмәткәре, эштә һәм шәхси тормышта бик күпләр өчен үрнәк  остаз, киңәшче булды. Фәридә ханым күп еллар Нөнәгәр авыл советының баш хисапчысы булып эшләде.

Карадуган җирлегеннән Раушания белән Гыйльмулла Нуриевлар  бер-берсен табышып, бәхетле тормыш корып үзләре тудырган бәхеттән башкаларга өлеш  чыгарып, үзләренең якты дөньяларында һәркем өчен урын таба белгәннәр. Гаилә башлыгы «Игенче» колхозында тырыш эшләп пенсиягә чыга. Раушания апа Карадуган мебель фабрикасында намуслы хезмәт куя.

Урта Көшкәт җирлегеннән Людмила һәм Николай Анисимовлар да бриллиант туйларына туган колхозларында намуслы хезмәт куеп, авылдашларына үрнәк булып килеп җиттеләр. Күгәрченнәр кебек 55 ел гөрләшеп яшәгән  Фәүзия һәм Харис Закировлар Түнтәр авылының хөрмәтле хезмәт ветераннары.

Яңгул җирлегеннән Рузилә һәм Әгъләмҗан Нигъмәтҗановлар турында алар бәхетләрен туган җирдә, туган туфракта, туган авылларында тапканнар, дигән сүзләр чын мәгънәсендә туры килә. Рузилә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел сарык фермасында эшли, 31 ел фермада сыер сава. Әгъләмҗан абый армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, лаеклы ялга чыкканчы колхозда шофер булып эшли.

Шубан җирлегеннән  Николай  Ефремов  үзе үк 15 майда Гаилә көнендә туган, сугыш тәмамланган 1945  елда бу дөньяга аваз сала. Евгения Владимировна белән 1971 елның  23 мартында гаилә коралар. Николай әфәнде “Алга” колхозында,  Евгения Владимировна мех фабрикасында эшли. Әлеге җирлектән  хәрби хезмәттә чакта улларын югалту ачысын бары тик иңне-иңгә куеп кына җиңә алган Рәсүлә һәм Рафаэль Хәйретдиновлар  да гомер туйларының үренә таба баралар. Рафаэль абый   "Алга" колхозында гараж мөдире һәм бригадир булып хезмәт куйды, Рәсүлә  апа исә “Алга” колхозында бухгалтер булып эшләде. Чепья авылыннан Фәния һәм Илсур Гыйбадуллиннар гаиләсе ярдәмчел булулары белән үзләренә җәлеп итә. Илсур Ислам улы озак еллар “Чепья Сельхозтехникасы”н җитәкләгән, Фания Суфьян кызы  райпо тармагында хезмәт куйган.

Бәйрәмдә тагын бер күркәм гаилә бар иде – Мельничная авылыннан Валентин һәм Валентина - исемнәре Гашыйклар көнен хәтерләтә – Никитиннар икесе дә озак еллар “Труд” җәмгыяте фермасында эшлиләр, Валентин Алексеевич  ферма мөдире, Валентина Трофимовна лаборантка була. Хәзерге вакытта кече улларының гаиләсе белән  бергә яшиләр. Икесе дә хезмәт ветераны, биш бала үстерделәр, Валентина Трофимовнаның Ана даны медале дә бар.

Әнә шулай, татулыкта-бердәмлектә яши бездә удмурт, мари, татар, рус милләтеннән булган халыклар. Берсеннән-берсе акыллы, тормыш җанлы, эшкә булган балалар үстерделәр, оныклары әби-бабай дип өзелеп тора, хәтта ки тураннар да бар дөньяны нурга күмеп йөгереп йөри. Татулыкның башы бит аның гаиләдән башлана, гаиләдә син балаңа һәр милләткә бертигез карашта булырга өйрәтәсең икән, бала күңелендә ул гомер буе шулай барачак, дөнья иркен, дөнья киң, һәркемгә дә урын җитә, бары тик дус булып яшәргә генә кирәк.

Югарыда язылган зөбәрҗәт һәм бриллиант гаиләләр алар һәрчак балаларына дөрес тәрбия биргән, эшләгәндә дә райондаш халыклар белән дус-тату яшәгән, олуг хөрмәткә лаек гаиләләр. Ап-ак кайрый каләм белән Дан китабына кул куйган, тигезлекне югалтмый яшәгән  әлеге гаиләләрдән үрнәк алырга була.    

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә