Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Биктәштә таң аттырдык

Көдрәле тау итәгенең ямь-яшел болынында Питрау бәйрәме үтте

Питрауның тамырлары тирәндә. Әгәр тарихка күз салсак, православие динен тотучылар, борынгы славян һәм фин-угор традицияләрен саклаучы халыклар изгеләрдән саналган Петр һәм Павел исемле апостолларга багышланган бәйрәмне ел да 12 июльдә үткәрә. Халык календарендә әлеге дата җәйнең түбәсе дип атала, ягъни табигать тулысынча чәчәк атты, җәйнең очына җитте, көннәр әкренләп кыскара башлады. Питрау үтте, җәй бетте, диләр бит.

Петр белән Павел – алар халыкны дингә өндәүче чиркәү вәкилләре булалар, әмма икесенең дә гомерләре җәзага тарып өзелә. Питрау көне ураза тоту белән төгәлләнә, Троицадан башлап 12 июльгә кадәр ураза тоту каралган. Шуңа күрә Питрау җиткәч православие динендәгеләр мул итеп табын корсаң да була диләр. Өлкән буын вәкилләре әлеге гореф-гадәтләрне үтиләр, үзләреннән соң килгән буынга да җиткерәләр.

Питрауның иң матур йолаларыннан берсе – таңны каршылау. Шуңа да әлеге бәйрәмне, кайбер чыганаклардан күренгәнчә, «Төнге бәйрәм» дип тә йөртәләр икән. Моның өчен 12 июльгә каршы төндә яшьләргә кырга барырга, анда учак ягарга, һәм таң атканчы күңел ачарга кирәк. «Кояшны каравыллау» дигән исеме дә бар. Кызлар 12 кырдан 12 кыр чәчәге алып килеп, учакка сала да, унике җегет арасыннан язмышына кайсы язганын шунда белә имеш. Борынгы заманда шулай булган. Ә хәзер исә Биктәштә Пит-рау учак тирәли түгел, багана уты яктысында уза. Дискотекага калганнар таңны да каршылый, кояшны да каравыллыйдыр бәлки. Элеккечә дә күңелле, хәзергесе дә начар түгел. Әле бу көнне су коенучылар гөнаһлардан арына, хыянәттән саклана, дигән ырымы да бар. Хәзер дә бу ырымны туры китерергә тырышалар, су коену ук булмаса да, капчык сугышында, авыш баганага менгәндә, баудан йөргәндә төшеп китеп чумып-чумып алалар. Чөнки буе уеннарның барысы да су өстендә уза, бер уңышсыз адымың хәзер суга тотып ата.

 

Питрау көнне яңгыр яуса, печән өсте яңгырлы була, бер тапкыр яуса – уңыш ярыйсы гына көтелә, ике яуса – канәгатьләнерлек, өч яуса уңыш ишелеп уңа. Эссе көн булса, җәй азагына кадәр җылы булачак. Питраудан соң күке кычкырмый башласа (тамагына солы кыйпылчыгы тыгыла икән аның, ав.), кыш иртә киләчәк. Суда балыклар сикерешсә, җүнле һава торышы күрәм димә.

 

12 июль – 41 төрле дару үләне җыя торган көн дә әле ул.

 

Без яшь чакта Питрау бәйрәмен Кукмара районының Чура авылында гына уза дип уйлый идек, анда бик күп халык, күңелле уеннар була торган иде. Хәзер менә районыбызның Биктәш авылы халкы әлеге үзенчәлекле, традицияләргә бай бәйрәмне Салавыч авыл җирлегендә – Биктәш авылына якын Көдрәле тау итәгендә унбиш еллап уздыра. Ел буе корылган планнар янәдән уртага салып сөйләшенә, Питрау-га әзерлекне Биктәш халкы бер ай алдан башлый, быел аннан да алданрак булды бугай әле. Иркен киң болынның ишелеп уңган печәнен авылның ир-егетләре гөрләтеп чапты, Биктәшкә илтә торган юлны җиренә җиткезеп ремонтладылар, уеннар имин узсын өчен сулыкны чистарттылар, шартларга туры китереп уен кирәк-яракларын урнаштырдылар. Барысын да үзләре эшләде, үз хисапларына башкарып чыктылар.

 

– Иганәчеләребез, нигездә, авыл халкы, – ди Биктәш авылы старостасы Валерий Тихонов. – «Татарстан» җәмгыяте ел да булыша, быел 30 мең сум акча бирде. Чит авыллардан да ярдәм килә, рәхмәт барысына да. Бишәр, унар мең сум акча бирүче башка җәмгыятьләр дә булды. Иске Салавыч белән Яңа Салавыч авылы халкы да бик булыша, аларга да бик рәхмәтлебез. Булышучылар күп, барысын да монда язып бетереп булмый. Алып баручылар Айдар Галиәскаров белән Әбри Хәбри безнең авылныкы булып беттеләр инде, гел кайтабыз дип кенә торалар, аларга аеруча зур рәхмәт. Иң кызык уеннар: суда капчык сугышы, канаттан чыгу, чыга алмаган кеше суга төшә, кыек баганага менү, менә алмаганы шулай ук суга чума, – үткәрә башлаганнан бирле бер дә үзгәрмәгән ярышлар. Шулай ук тачкаярышы, бер капчык шикәр комы күтәреп йөгереш тә актуаль булып кала бирә.

 

Су өслегендәге уеннарга халык чыннан да агылды гына. Этеш-төртеш, бер-береңне үпкәләтүләр, – тик Әбри

Хәбринең күңелле комментарийлары барысын да җайга сала, Питрау бит! – әрләшергә, үпкәләтергә, ачу сакларга ярамый. Һәр өчесендә дә катнашучылар күп булды, капчык сугышында Көек егете Рәмис Гыйләҗев җиңде, авыш баганага оста гына итеп Борнак егете Илгизәр Фазылҗанов менде, ике аркан бау өстеннән ар як белән бирге як ярны бер итеп йөреп, Балтач егет Алмаз Закиров җиңүче булып танылды.

 

Ел да бәйрәмгә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин килә һәм дә тырыш Биктәш халкына изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерә.

 

– Питрау бәйрәме керәшен татарларының иң көтеп алган, яраткан бәйрәмнәренең берсе, – дип башлады Рамил Рәшитович быелгы сәламнәрен. – 2026 ел – илебездә Халыклар бердәмлеге елы дип тә игълан ителде, гомумән, халкыбыз дус-матур яши, Гырон быдтон, Семык бәйрәмнәре күңелләргә кереп калырлык булып үтте. Республикабыз, районыбыз халкы бәйрәмнәрдә генә түгел, хезмәттә дә бик матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу бәйрәмнәрне үткәреп була, әгәр дә районыбыз басулары зур уңышлар вәгъдә итсә. Форсаттан файдаланып, Биктәш халкына олы рәхмәтемне белдерәм. Биктәшлеләр матур итеп эшли дә, ял да итә, шушындый күркәм бәйрәмне оештыра да беләләр. Инде дөньялар тынычланып, мул уңышлар җыйнап алырга язсын иде.

Рамил Нотфуллин Биктәш авылының хезмәт алдынгыларын котлап үтте, аңарчы Салавыч авыл җирлеге башлыгы

 

Рәсим Латыйпов авылның иң өлкән кешесе Елизавета Терентьева һәм яңа туган сабыйны бүләкләп өлгергән иде инде, яу кырында якыннары булганнарны да онытмаган Биктәшлеләр, безнең өчен алар ил сагында, дип бүләкләр дә әзерләгән. Бәйрәмгә әзерлек вакытында һәр эштә актив булган Илья Алексеевны да бүләкләп уздылар.

 

Милли уеннар, балалар өчен бәйгеләр, суда кызыклы ярышлар белән баетылган, Зәринә Хәсәншина, Рафис Кәлимуллин, Алмаз Рәхимов, Рамил Гозәеров, Вадим Захаров, Венер Сәлимов һәм башкалар кебек популяр артистларның чыгышлары белән бизәлгән, җыр-биюгә корылган, кыйммәтле бүләкләр белән сокландырган Питраудан алган тәэсирләр икенче Питрауга кадәр җитсен дә һәм бу бәйрәм бетмәсен, дәвам итсен иде. Мәйдан тулы халык – татары, рус, мари, удмурты да биредә, күрше районнардан да килгәннәр. Бар да рәхәтләнеп күңел ача, бәйрәм итә. Багана уты яктысында татарча көрәш ярышлары тагын да үзенчәлекле тәэсир итә. Сәүдә нокталары, күңел ачу чаралары рәт-рәт тезелеп киткән, тауарлар үтә, рәхәтләнеп сату итәләр. Халкыбыз бай, хезмәт сөючән, эшем дә бар, ашым да бар, дип яши торган, бәйрәм итәргә мөмкинлекләр җитәрлек, бензинга сәгатьләр буе чират торып булса да килгәннәр бит әнә, күңел төшенкелегенә бирелмәгәннәр, бәйрәмне үз итәргә өлгергәннәр.

Милли бәйрәмебез Сабан туе төсмерләрен үзенә ала килгән Питрау бәйрәмен Биктәш авылының өлкән яшьтәгеләрдән торган үзешчәннәр ансамбле, яшь биючеләр бизәде. Кукмарадан керәшен ансамбле да килгән, һәммәсенең дә үзенчәлекле керәшен җырлары күңелләргә дәрт өстәде, шул дәрт азакка кадәр җитте, бик күпләрне хәтта ки мәйдан уртасында биетте.

 

Башка елларны Питрауда башларына тәкыя кигән, милли күлмәкләр кигән Биктәш апалары күренә иде, быел аларны күреп булмады, чыкмаганнар икән, Тайна апа да, Настя апа да Питрауны өйләрендә генә каршылаганнар. Олыгая барсалар да, күңелләре тыныч – Питрауны яшь буынга сеңдереп кала алдылар. Ә инде бер ияләнгән бәйрәм үткәрү гадәте яшәр, чир китсә дә, гадәт китмәс, диләр бит, шуның шикелле, гореф-гадәтләр киләчәк буынга кадәр барып җитәр, халыклар бердәмлегенең йөзек кашына әверелеп, татулык һәм бердәмлекне яшәтер.

Питрау көнне яңгыр яуса, печән өсте яңгырлы була, бер тапкыр яуса – уңыш ярыйсы гына көтелә, ике яуса – канәгатьләнерлек, өч яуса уңыш ишелеп уңа. Эссе көн булса, җәй азагына кадәр җылы булачак. Питраудан соң күке кычкырмый башласа (тамагына солы кыйпылчыгы тыгыла икән аның, ав.), кыш иртә киләчәк. Суда балыклар сикерешсә, җүнле һава торышы күрәм димә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау