Гаилә...Әлеге сүзне әйтүгә күз алдына әти-әни һәм балалар килеп баса. Ике ягыңда ике канаты булган балалардан да бәхетле кеше юктыр дөньяда. Аллаһыга шөкер, без дә шундыйлар рәтендә идек. Әмма иң газиз, иң кадерле әниебез юк шул инде...
Газиз кешеләребез Кариле авылында гомер кичерделәр. Әтием Сәйдәш һәм әнием Флера авылда туып-үскән кешеләр. Үзләренең тырыш хезмәтләре белән безгә үрнәк булдылар.
Язның беренче ае ел саен гаиләбездә матур бәйрәм - әтиемнең туган көнен билгеләү белән башланып китә, ә әниемнеке алтын-мул көз аенда, шуңадыр әниебез гел мул тормышта, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәде.
Әти белән әни 56 ел бергә гомер иттеләр, бөтен йөрәк җылыларын биреп, безне үстерделәр. Энем Фәнис, киленебез Гөлшат белән төп йортта дус-тату яшәделәр, әниебез киленнәрне дә үз кызы кебек бик яратты, һәрчак аңлашып, киңәшләшеп эш иттеләр. Мин үзем олы бала булгач, Нормада йорт салып, шунда яшим.
Әнием 28 ел "Сельхозтехника"да токарь булып эшләде, күп еллар ирләр эшен башкарды, батыр, көчле иде әнием, нинди авыр хемәтне дә үзенә буйсындыра алган бит. Сәламәтлеге сиздерә башлагач, пенсия яшенә кадәр спорткомплекста җыештыручы вазыйфасын үтәде.
Әниебезнең беркайчан да уфтанганын ишеткәнебез булмады, ул һәрчак тормышка оптимистларча карап, 5 вакыт намазын укып, шөкер итеп яшәде. Әти-әнисен дә бик кадерләп-тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Үзе исән чагында алар рухына догалар кылды.
Шатлыкларым-борчуларым белән уртаклашырга әти-әнием янына барып, урталарына утырып сөйләшкән чакларымны сагынам. Кайчан гына керсәм дә, төпле киңәшләрен бирделәр. Без - балаларын гына түгел, оныкларын тәрбияләп, аларны кешелекле итеп үстерүдә дә әниебезнең көче күп булды. Нәселебезне туплап, барыбызны кайгыртып, шатлыкларыбызны уртаклашып яшәде.
Әни һәркемгә - туганга, дуска, якыннарга терәк булды. Ул догаларын ирештереп, һәрбереребезне хәер -фатихада яшәтте. Әниебезгә гомеребез буе рәхмәтлебез, биргән тәрбияләре, киңәшләре безгә һәрчак терәк һәм кирәк.
Үземнең туган көнем алдыннан әниемнең янында утырып, иңнәреннән кочып, чәчәкләргә күмеп, битләреннән үбеп, "рәхмәт, әнием!" диясем бик тә килә дә бит, тик...әни генә исән түгел.
Әниебезне сагынуыбыз, шушы изге теләкләребез әниебезнең рухына дога булып барып ирешсә иде. Тар каберләрең киң, караңгы гүрләрең якты, рухың шат, урының җәннәттә булсын, кадерле әниебез!
Сине юксынып, балаларың исеменнән
Фәнил Зәйнуллин,
Норма авылы.
Нет комментариев