Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бөкерене кабер төзәтә, диләр...

«Кызлар, эгоист булмагыз. Балаларыгызны да уйлагыз»

«Өйләнешкәч ирем мине кимсетә башлады. Тәүдә үзенең туганнары алдында. Аларга мине кимсетү бик ошады. Беркем тыймады. Аннары үзләре дә кимсетә башлады. Әтием белән әнием исән булса, бәлки яклар иде. Тик алар күптән юк шул.

Бервакыт туйга бардык. Килен кешегә һәрчак эш табыла инде, алай-болай ярдәм итеп йөргәнче урынсыз калганмын. Озын табын, бер почмакта гына урын калган. Ирем янында икенче хатын утыра иде. Мин бара башлаган идем, ирем: „Бар, син сузылып йөргәнче, мин икенчене таптым инде“, — диде. Барысы да көлде. Шул хатын торып китсә була иде бит, юк көлеп кеше ире янында калды. Мин шул почмакка барып утырдым. Ирем туй буена шул бичәдән аерылмады. Бергә утырды, биеделәр. Шул чакта түзмәдем, кайткач, мине кеше алдында оятка калдырдың, дип әйтә башлаган идем, бик нык кыйнады. Качып чыгып киттем дә турыга милициягә бардым. Эш зурга китә башлагач, ирем дә, туганнары да йөгерә башлады. Мин ике баламны алдым да чыгып киттем.

Авыр булды, ашарга булмаган вакытлар да еш иде. Ирем аңа каршы гаризаны алмаган өчен алимент түләмәү өчен барысын да эшләнде. Ярый үлмәдек, хәзер балалар үсте инде, үзләре мине карый. Ә ир картайгач балаларын исенә төшерде. Тик алар аны күрергә дә теләми. Әгәр мин аның белән калсам һаман тукмалып яшәгән булыр идем.

Балаларымның сәламәтлегенә күпме зыян салыныр иде. Әгәр дә мондый хәлдә калгансыз икән, ирегез белән ныклап сөйләшегез, кызлар. Эшнең никадәр зурга китүе мөмкин икәнлеген аңлатыгыз. Аңламый икән — яшәмәгез. Бөкерене кабер төзәтә, диләр. Эгоист булып, яшәргә ярамый. Сез балаларыгыз турында да уйларга тиеш. Аларның киләчәген җимермәгез».

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы