Бөрбаш Сәрдегәнендә яшәүче янгында зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк
Җәмгыять

Бөрбаш Сәрдегәнендә яшәүче янгында зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк

25 август көнне Бөрбаш Сәрдегәне авылында дулаган янгын ике хуҗалыкны йортсыз, каралты-курасыз калдырды, ә бер хуҗалыкның каралты-курасы кара көлгә әйләнде.

Көзге салкын көннәр башланды. Бер кат кием белән урамда калган райондашларыбызга беренче чиратта өс-баш киемнәре, урын-җир җыелмалары, йорт җиһазлары кирәк. Ярдәм итәргә теләк белдергән игелекле райондашларыбызның әйбеләрне Балтач бистәсендәге "Хәйрия" кибетенә китерүләре сорала яки Бөрбаш Сәрдегәненә якын-тирә авылларда яшәүчеләр зыян күрүчеләрнең үзләренә илтеп тапшыра да ала.

Бердәмлек авыр чакта беленә, диләр. Башкалар хәсрәтенә битараф булмаганнар, күңелендә изгелек чаткысы дөрләгәннәр безнең бу язмабызны игътибарсыз калдырмаса иде. Сезнең кечкенә генә ярдәмегез дә аларга иртәге көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

250

Нет комментариев