Бүген районыбызда - “Аргамак” ат фестивале
Сыер саву ярышы да бар әле
“Аргамак” ат фестивале атларга багышланган бәйрәм, башка елларда ул ат көне белән тулыландырылса, быел исә районкүләм зур фестивальгә әверелде. Ат йөрәге гел ярышлар көтә, иркен болыннарда ыргылып чабасы килә аларның, ябылуда гына ятасы килми, йөк ташудан кала бизәлеп, тирә-юндәгеләрне сокландырасы да килә малкайларның.
Атлар гомер-гомергә кешеләр янында кайнаша, бүгенге фестивальдә дә ат ярышларыннан кала, ат иярләү, арбада йөк күчерү, хоббихорсинг кебек ат һәм аның хуҗасы белән бергә буласы бәйгеләр кертелгән. Сыер саву ярышы да бар әле, чын сыерны савалармы, әллә манекеннымы, анысын барып күрерсездер, шәт!
Фестиваль булгач аның кунаклары да популяр шәхесләр булмыйча кала алмый. Илсөяр Бәдретдинова белән Рафис Кәлимуллин - халкыбызның яраткан йолдызлары, Рафис җырчыбыз әнисе белән килер дип көтелгән иде. Татар җыр һәм бию ансамбле дә биредә!
Бәйрәмгә бик күп хөрмәтле кунаклар килде, ат үрчетүче иптәшләр һәм дә хуҗалыклар бүләкләнде.
Бәйрәмнәр күңелле, бәрәкәтле, имин узды. Ахырдан призлы урыннар алучылар бүләкләнде. 1 урында – «Сосна», 2 урында – «Якты юл», 3 урында «Игенче» авыл хуҗалыгы командалары.
📸 Алсу Надршина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев