Чаллы-Сарман трассасында яңгыр аркасында юл участогы ишелгән
17 июльгә каршы төндә Татарстан территориясендә 108 мм га кадәр явым-төшем яуган
Яр Чаллы-Сарман автоюлында көчле яңгырлар җир өслегенең юылуына һәм асфальт-бетон өслекләрнең ишелүенә китергән. Машина йөрү өлеше зарарлану сәбәпле, участокта транспорт хәрәкәте тулысынча ябылган.
Автомобильчеләргә Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин мөрәҗәгать итте.
«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да килеп туган вәзгыятьне исәпкә алуларын һәм Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау маршруттан файдалануларын сорыйм», – дип язды Хөснуллин үзенең ВК дагы битендә.
17 июльгә каршы төндә Татарстан территориясендә 108 мм га кадәр явым-төшем яуган.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев