Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читтә яшәүче якташыбыз Финзия Газизова: «Күңел гел туган якта»

Финзия Татарстанга буш кул белән кайтмый. Киткәндә исә бер чемодан татар китабы белән чәй ала.

Казан дәүләт университетында бер төркемдә укыган Финзиябезнең Австралиядән кунакка кайтуын зарыгып көтеп алам. Ул кайткач, үзе дә тик утырмый, без – дусларын да тик тотмый.

Быел да кайтты ул. Урау юллар аша, бер очкычтан икенчесенә күчеп утыра-утыра, ике баласын ияртеп, башта Мәскәүгә кайтып җиткән. Казанга очабыз инде дигәндә генә, алар утырырга җыенган рейсның гомумән булмавы ачыклана. Билетын тапшырып, акчасын да кайтарып булмый. Меңәр чакрым юл узып, Балтач районының Смәел авылына кул сузымы кадәр ара калганда бу гына туктата алмый, әлбәттә. Кыйммәт булса да, тагын билет алып, туган якка кайтып төшә алар.

– Читтә яшәмәгән кешегә мине аңлау авыр. И кызлар, сез туган якның никадәр якын, газиз икәнен белмисез әле ул. Ә мин беләм! Миңа үз ягымдагы һәр урам да, авылдагы иң иске йорт та, тар сукмаклар да кадерле. Кайткач, үзем генә урам урап йөрдем. Балачакка кайттым, мәктәп еллары искә төшеп күңелне айкады. Әниемне шулкадәр сагынам. Бер ел элек нәкъ шушы вакытта кайткан идем. Монда кыш, бездә җәйнең беренче ае. Бар дөнья шау чәчәктә калды. Әмма миңа кар кадерлерәк. Кызым Эмилия белән улым Азат та бик ярата кышны, – ди Финзия.

Балалар бик матур итеп татарча сөйләшә. Баксаң, гаиләдә башка телдә сөйләшү юк икән. Ире Рифкатькә дә, күп еллар «ТНВ» каналында эшләгән журналист Финзия Газизовага да иң газиз тел – татар теле. Рифкатьнең нәсел тамыры әби-бабалары аша Кукмара, Балтач районнарына килеп тоташа. Заманында әти-әнисе, бәхет эзләп, читкә киткән аның. Татарстаннан киткәннәренә 20 елдан артык икән инде. Ә Финзиянең Аделаидага күчеп китүенә 6 ел гына әле.

– Бик матур җирдә яшибез. Кешеләр ачык, ярдәмчел. Тизрәк булышырга гына торалар. Бер-берләре белән елмаеп исәнләшәләр. Анда киткәч, әкренләп шунда яшәүче татарлар белән дуслаштым. Төрле чараларда катнашам. Кая гына чакырсалар да, милли күлмәгемне киеп, калфактан барам. Татар булуым белән бик горурланам, – ди ул. – Әле күптән түгел «Мультикультур» фестивале уздырдылар. Анда дустым, татар кызы Сәйдә белән икәү катнаштык. Татарстан турында сөйләдек. Бездән күчеп килгән кешеләр дә, башкалары да Казан турында сөйләгәнне бик яратып тыңлады.

Аделаидада хәйрия чаралары да еш уза. Финзиянең камыр ашлары, торт пешерергә осталыгын белеп алган оештыручылар аңа еш мөрәҗәгать итә икән. Ул чәкчәк белән торт пешерә. Күптән түгел бер тортны 70 мең сумга сатканнар.

–  Читтә иң читене тел белмәү булды. Их, мин әйтәм, ичмаса, университетта инглиз телен укытмадылар. Безне, авылдан килгәннәрне, немец теле укыта торган төркемгә билгеләделәр бит. Ул чакта чит илдә яшәрмен дип кем уйлаган инде. Әмма, шөкер, әкренләп өйрәнәм. Күченеп килгән елларда инглизчәне ипи-тозлык кына белсәм, хәзер инде иркен аралашам. Махсус мәктәптә укыйм. Беренче баскычны тәмамладым. Икенчесеннән соң Австралиядә эшләү хокукы бирәчәкләр, – ди Финзия. – Яшермим, әниемне бик сагынам. Туганнарым да, дусларым да уемнан чыкмый. Әле ярый телефоннан видеоэлемтә аша сөйләшеп була, интернетта сәхифәләр бар. Читтә булса да, бар яңалыкларны белеп, татар дөньясы белән яшим. Бер ел буе тиздән туган якка кайтам дигән өмет яшәтә мине.

Финзия Татарстанга буш кул белән кайтмый. Киткәндә исә бер чемодан татар китабы белән чәй ала.

– Милли киемнәр, алкалар, беләзекләр алып китәм. Әмма иң кадерлесе – китаплар. Балаларга укыйбыз. Ә инде моннан алып киткән чәйләрне андагы дусларыма да өләшәм. Шулчактагы горурлыкны белсәгез. Аның тышына «Татарстанда эшләнгән» дип языла бит, – ди ул. – Бер хыялым бар: зур өебез булгач, аның бер бүлмәсен Татарстан чәйләренә багышлыйсым килә. Шул бүлмәгә килгән кунакларын алып кереп, үз халкым, милләтем турында сөйләр идем. Аннары тәмләп чәйләр эчәр идек… Туган як дип сусауны әнә шулай итеп беразга булса да басмакчы булам мин. Ә күңел гел туган якта булачак инде ул…

Гөлгенә Шиһапова

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев