Эшкә урнашмаган өчен штраф салачаклар
Эшкә урнашмаган өчен штраф якынча 2,5 млн сум тәшкил итәргә мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бюджет хисабына белем алган медицина вузлары һәм көллиятләрен тәмамлаучыларга үз белгечлеге буенча мәҗбүри эшләү бурычын беркетергә тәкъдим итә дип яза Шәһри Казан.
Бу хакта «Коммерсанть» «Мәгариф турындагы» канунга төзәтмәләргә сылтама белән яза.
Әгәр инициативаны хуплыйлар икән, укуын тәмамлаганнан соң студентларга ОМС системасына кертелгән дәүләт яки шәхси клиникада 2-3 ел эшләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта бюджеттагылар урнашырга теләгән төбәкне һәм медицина оешмасын үзләре сайлый алачак. Югары уку йортын яки көллиятне тәмамлаганнан аларга эшкә урнашу өчен бер ел бирелә. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, аларга үзләрен укытуга тотылган бюджет чыгымнарын икеләтә күләмдә компенсацияләргә туры киләчәк.
Медицина студентын әзерләү бюджетка елына уртача 203,1 мең сумга төшә. Димәк, эшкә урнашмаган өчен штраф якынча 2,5 млн сум тәшкил итәргә мөмкин. Документта күрсәтелгәнчә, эшкә урнашу мониторингы тәртибен Хөкүмәт билгеләячәк.
Моннан тыш, максатчан белем алганнарга да, алар үз йөкләмәләрен үтәмәгән очракта, штрафны шулай ук 2 тапкырга арттырырга тәкъдим ителә. Бу категория студентлар өчен яңа мөһим таләп тә кертелүе мөмкин — алар ординатура программалары буенча укуларын дәвам итәргә теләсә, шул ук заказчы белән тагын бер максатчан килешү төзергә тиеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев