Ел саен "Татарстан хатын-кызлары" төбәк җәмәгать оешмасы һәм республиканың профсоюзлар федерациясе тарафыннан республикабызда "Ел хатын-кызы. Хатын-кыз күзе белән ел ир-аты" конкурсы үткәрелә.
Район күләмендә үткән чарада "Икенче дәрәҗә ана медале" иясе, хезмәт ветераны Сәрия Якупова ( Балтач) - "Хатын-кыз - ана", район сәнгать мәктәбе укытучысы Фәридә Гарәфетдинова - "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы һәм "Ак калфак" оешмасының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова - "Хатын-кыз - лидер", балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры Фагыйль Гайнетдинов - "Ир-ат - лидер" номинаиясендә җиңү яуладылар.
Нет комментариев