9 декабрь - Ватан Геройлары көне иде.
Истәлекле дата уңаеннан, «Факел» клубында «Ватан Геройлары» интерактив патриотик чара уздырдылар.
Катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Балтач районы геройлары турында белделәр. Чарада Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез өчен көрәшүчеләр турында сүз барды.
Һәр дәвернең үз геройлары була. Шуларның берсе Махсус хәрби операция зонасында хәрби бирем үтәгәндә вафат булган Әсхәт Рәфкать улы Гыйззәтуллин. Чарада аның туганы Чулпан Габделганиева катнашты. Ул аның турында җылы истәлекләр белән уртаклашты.
Нет комментариев