“Факел”лылар балалар иминлеген кайгыртырга чакыра (фото)
Җәмгыять

“Факел”лылар балалар иминлеген кайгыртырга чакыра (фото)

Җәйге чорда юлларда балаларга карата игътибарны арттыру максатыннан, "Факел" клубы хезмәткәрләре Балтач гимназиясе лагерендә "Юлларда балаларның иминлеге" дигән чара үткәрде.

Биредә юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәр белән күңелле стартлар үткәрелде, балаларга юлда йөргәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге тагын бер кат ассызыкланды. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга төгәл җаваплар ишеттеләр. Әлеге чара файдалы да һәм бик күңелле дә узды.

250

Нет комментариев