Фердинант Гыйлемҗанов - районның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе (фото)
Шушы көннәрдә район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда көн тәртибе буенча ел дәвамында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган җәмәгать тәрбиячеләре арасында районда узган "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дип исемләнгән конкурсның нәтиҗәләре ачыкланды.
Конкурста катнашучылар яшүсмерләрне тәрбияләү барышында килеп туган четерекле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, килеп туган проблемалардан чыгу юлларын аыкладылар, комиссия вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Расил Мөхәммәтгалиев һәм Рамил Сафиуллин карамагында яшүсмер кыз балалар була. Алар үз чыгышларында тәрбия барышында килеп туган четерекле мәсьәләргә анализ ясадылар. "Форпост" директоры Фердинант Гыйлемҗанов исә бер егетне тәрбияләүдә хезмәт куя. Ул әлеге эшчәнлеген үз эченә алган киң кырлы, мәгънәле видеоролик ярдәмендә тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары җәмәгать тәрбиячеләренең хезмәтләрен бәяләгәннән соң Фердинант Гыйлемҗанов "Районның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" дигән исемгә лаек булды. Ул республика күләмендә уза торган чарада катнашачак, уңышлар юлдаш булсын аңа!







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев