19.02.2014 Балтач урта мәктәбенең 9-а сыйныфы җитәкчесе Шәйхетдинова Люция Рәшид кызы, Әфган сугышында катнашкан Фәрит Шәрифуллин белән очрашу үткәрде.
Сугышта катнашкан һәм шунда үлеп калган сугышчыларга багышланган кино каралды. Фәрит Гомәр улы Әфган сугышына багышланган китаплар белән таныштырды. Үзенең кайларда, ничек хезмәт итүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу укучыларга бик ошады. Ахырдан истәлек өчен фотога төштеләр.
Нет комментариев