Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

ГАЙБӘТТӘН САКЛАН

Кеше хакында начар уйлардан, гайбәт сөйләүдән сак булсак иде. Әгәр сиңа кеше турында начар хәбәр җиткерсәләр, аның исемен әйтеп, башкаларга сөйләмә, диелә дини китапларда.

Мәктәптә ашханәдә эшләүче бер апа калган ризыкларны гел алып кайтып китә торган булган. Укытучылар, хезмәттәшләре моны күреп гаҗәпләнгән. Җай чыккан саен гел шул апа турында сөйләшкәннәр. Акчалары юкмы икән әллә моның, үзе шундый саранмы, ире эчкечеме? Кайчакта үзара шаяртканда, сүз арасында бу апаны мыскыллап искә алганнар.
Берсендә рус теле укытучысы балаларга игелек кылу турында инша язарга кушкан. Дәфтәрләр тикшергәндә, бер баланың иншасын укып, аның тамагына төер утырган, күзләренә яшь тыгылган. “Безнең подъездда мәктәп ашханәсендә эшләүче бер апа яши. Аның игелегенә барыбыз да соклана. Күршедә әтисе белән генә тәрбияләнүче балалар бар. Әниләре яман шештән вафат булды. Ул аларга ашарга китерә. Икенче подъездда ялгыз әби яши. Ул аның хәлен белә, ашарына пешерә. Бу апа — барыбызга да үрнәк...”
Рус теле укытучысы икенче көнне бу иншаны бөтен укытучыларга укыткан. Барысына да кеше турында ялгыш уйлаган өчен оят булган.

 

Кеше хакында начар уйлардан, гайбәт сөйләүдән сак булсак иде. Әгәр сиңа кеше турында начар хәбәр җиткерсәләр, аның исемен әйтеп, башкаларга сөйләмә, диелә дини китапларда.
Гаишә (р.г.) дан хәбәр ителә: “Әгәр Пәйгамбәребезгә берәр кеше турында начар хәбәр җиткерсәләр (ягъни шулай-шулай әйтте дип), ул: “Нигә фәлән-фәлән кеше шулай дип әйтә?” — дип әйтми иде, ә “Нигә кайбер кешеләр шулай-шулай әйтәләр икән?” — дия иде”.
Хәдисләрдә кыямәт көнендә гайбәт сөйләгән кешене Аллаһ каршына китерерләр. Ул тоткан уразалары, укыган намазлары, биргән хәерләре белән килер. Шуннан соң бу кешенең кылган гамәлләренең әҗер-савапларын гайбәте сөйләнгән кешеләргә таратырлар. Игелекле гамәлләре таратылып бетсә, аңардан зыян күргәннәрнең гөнаһлары аңа бирелер, ди Рәсүлебез. Кеше гаебен күргәнче, башта үзебезнекен төзәтергә өйрәник.


Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Чыганак:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык