Гөлчәчәге-Лилиясе
Җәмгыять

Гөлчәчәге-Лилиясе

"Хезмәт"ебездә «Ике килен-килендәш бер-берсенә зур иптәш" рубрикасы пәйда булгач, куанып куйдым, - Балтачның ике килен-килендәшен ничек кенә язарга микән, дип йөргәндә, җае чыгуын әйт әле син... Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди... Димәк, ниятем изге, урынлы дип табылган.

Лилия белән Гөлчәчәкне бистәдә белүчеләр дә, аларны һәрчак бергә күрүчеләр дә аз түгелдер. Чөнки шатлыкта да, борчуда да алар һәрчак бергә. Уңганнарның уңганы, кулларыннан килмәгән эшләре юк. Аш-суга аеруча да осталар. Бергә-бергә коръән ашлары уздыралар, туган көн мәҗлесләре әзерлиләр. Табынга аш-бәрәңге-бәлеш тә гөбәдия генә чыгармыйлар, менюга нинди яңа төр ризыклар өстәлә, барысын да әзерләп карыйсылары килә. «Туйлар уздырырга йөрсәгез дә була инде, остарып беттегез, тәмам», дибез кайчакта, ә алар һаман да шаяру катыш мимика белән "без ул тиклем остармаган әле" дип җаваплыйлар. Уен-көлке, шаян-шук җөмләләре белән гел дә кәеф чыганаклары булып калалар. Дус кызлар кебек йөрүләрен күреп, кайберәүләр «агылый белән тагылый» дип тә үрти үзләрен, ләкин алар үпкәләми, чөнки бер-берсенә һәрчак иптәш икәнлекләрен, бер-берсеннән башка "эшләре пешмәвен" яшермиләр," ялгызыбызга гына эш тә, күңел ачулар да кызык түгел, диләр. Гөлчәчәге өендә берәр нинди хезмәт башкара калса, Лилиясе әллә каян сизенгәндәй хәл белеп шалтырата, һәм булышырга ук та килеп җитә. Лилиясе берәр нишли калса , шундук Гөлчәчәге йөгерә. Ике килен-килендәшнең бер-берсе өчен "үлеп" торуларына сокланмый мөмкин түгел. Кемгә тигән әле андый бәхет, концерт-театрга бара калсалар, бер-берсенә билет алмый калмыйлар, ялгышып кына бер генә истәлекле датаны да бүләксез калдырмыйлар, төрле спорт уеннарына да бергә йөриләр, кыскасы, кайда да алар гел янәшә. Лииянең бердәнбер кызы Алинәсе Гөлчәчәккә
кадерле булса, Гөлчәчәкнең улы Данис белән кызы Дилә Лилия өчен үз балалары кебек. Тагын бер килендәшлекнең ныклыгын күрсәтә торган сыйфатлары бар, берсен-берсе яклый беләләр, авыр сүзләр әйттертмәс өчен җан атып торалар. Кайдан гына кайтсалар да, ял йортымы, ерак сәфәрме....ишектән иң беренче елмаеп килендәш килеп керә... Ә барган җирдә дә иң беренче истәлек бүләге килендәшкә алына. "Шулай дус булсыннар, килешеп яшәүләргә җитми", ди ике якның да әнисе алар өчен куанып. Кызганыч, бер-бер артлы әтиләрен генә югалттылар. Әмма алар да исән чакта кызларының ничек дус- тату, ярдәшләшеп яшәүләрен күреп, сөенеп йөрделәр.
- Алло... Лилия, бүген фитнесска барасыңмы?
- Барып булмастыр, эш күп...
озак кына моңсу тынлык...
- Әйдә, ярар, барам инде...
Күп очракта аларның сөйләшүләре әнә шулай сүзсез генә аңлашу белән тәмамлана. Елмаюлары белән үзләренә бер җәлеп итсәләр, ярдәмчел булулары тагын да гүзәл итә үзләрен. Лилиясе икмәкханәдә бухгалтериядә эшләсә, Гөлчәчәге үзәк хастаханәдә шәфкать туташы. Эшләрен дә, тормышларын да, хәләл җефетләре Рафис белән Радиска күркәм тормыш юлдашлары булып, гөрләтеп алып баралар.
Тормыш гел елмаюлардан гына тормый , авыр чаклар да була. Әнә шундый вакытта аларның бер-берсенә карата якты мөнәсәбәте, ныклы терәк булулары сынаулардан-сыгылулардан коткарып кала. Гел шундый булып калсалар иде, араларыннан кара мәче үтмәсен, дуслыкларына күзләр тимәсен. Хөсетлек-көнчелек дигәннән өстен булып, балкып, көннән-көн чәчәк атып, тыныч , шат күңел белән килешеп яшәүләргә ни җитә! Бакча-Балтач гөлләре Гөлчәчәге-Лилиясе кебек!
Дуслар, сезнең дә гөлләргә-чәчкәләргә тиңләргә килен-килендәшләрегез бардыр, әйдәгез, языгыз әле безгә алар турында,бер башлагач, барлап бетерик инде уңган-булган, сөйкемле, рәхимле, башкаларга үрнәк булырлык килен-килендәшләрне, читтә калмасыннар! Бу заманда андый килендәшләр алдында баш иярлек бит!


250

Нет комментариев