Гөлназ Фәйзрахманова: “Ана назы – җирдә мәӊгелек!” (+фоторепортаж)
Җәмгыять

Гөлназ Фәйзрахманова: “Ана назы – җирдә мәӊгелек!” (+фоторепортаж)

Норма урта мәктәбенеӊ 3-4нче сыйныф укучылары Әниләр бәйрәмен зур итеп, Норма мәдәният йортында үткәрделәр.

Концерт, башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Мозакировна башкаруында моӊлы бишек җыры белән башланып китте дә, ике сәгать дәвамында, әниләргә һәм әбиләргә мәдхия, олылау хисләренә күмелеп барды.
Кадерлеләребез туры
нда җырлар, шигырьләр балаларныӊ күмәк биюләре белән аралашып күӊелләрне күтәрсә, директорыбыз Фәрт Газыйм улыныӊ моӊлы җыры, ә Фәрит Галипов һәм Салихҗан абзыйныӊ баянда көйләр сыздыруы ямь өстенә ямь булды.

Ә инде үзләре әни дә, хәзер әби, дәү әни булган Рәшидә Фәйзуллина, Фәлиянур Мөҗипова, Асия Шәрипова, Сылу Әхмәтхановаларныӊ чыгышларын залдагылар аеруча көчле алкышларга күмде.

Бәйрәм кичәсендә балаларныӊ «икенче әниләре» булган укытучы апаларына да җылы сүзләр яӊгырады. Тормышыбыз бизәкләре әниләрнеӊ җыр, бию белән чыгышы - аналарныӊ баласы өчен барысына да әзер булуын тагын бер кат исбатлады. Әлеге бәйрәмдә кадерле әниләребез дә, балаларыныӊ ярату, хөрмәт хисләрен тоеп, тормыш яме, яшәү дәрте алгандыр дип ышанабыз.
Гөлназ Фәйзрахманова,
Норма урта мәктәбе укытучысы.

250

Нет комментариев