Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Гөлсинә ханым чит җирләргә чыгып гыйбрәт алган (+фото)

Җәйге ялымның беренче көненән үк сәяхәт насыйп булды. Нәкъ менә шул көннән чын җылы җәй дә башланып китте бугай.

Ижауга бардык әле. Чит җирләргә чыгып гыйбрәт алуны Киров өлкәсеннән башладык. Вятка Аланныннан соң күпмедер гел чүп баскан, кыегаеп беткән агач электр баганаларына "хозурланып" басу юлыннан шактый бардык. Можгага кадәр аз гына уңаерак. Юл читендә, ташландык дача кырларында күренгән ят куак-чәчәкләргә кызыгып, кайтканда анда-монда туктарбыз дип хыяллануым бушка булды, кайтканда улым озынрак булса да башка юлны сайлады. Их!

Барып кердек Ижауга. Тыныч,яшеллеккә күмелгән бу шәһәр шунда ук күңелгә ятты. Танышларга кереп күрешеп, тамак ялгап алгач зоопаркка киттек. Бу зоопаркны Казанныкы белән генә чагыштыра алсам да, бер дә икеләнмичә шәһәрнең визит карточкасы итеп санарга була дип уйлыйм. Андага машиналарны (Ә күбесе безнең регионнан иде), зоопаркка керергә чиратны күргәч без бер мәл аптырап та калдык. Зурлыгы, чисталыгы, матурлыгы белән шаккаттырды. Кош-җәнлекләргә табигый шартлар тудырылган, яшел куак-агачларга төренеп утырган бу зоопаркта ник бер чүп, ник бер ризык калдыгы, ник бер ис булсын. Хәтта ир-ат халкы тәмәкесен дә билгеле урынга барып тартып килә. Адым саен эскәмияләр, су-туңдырма сата торган лареклар. Балалар өчен берничә атракционнаң да бар. Су хайваннары өчен ясалган бассейннарның берсенең суы зәңгәр булса, икечесенеке яшел. Моржлар белән көнгә өч тапкыр тамаша күрсәтәләр- вакыты күрсәтелгән, килеп утыр да кара рәхәтләнеп. Кайбер җәнлекләрне ашаткан вакыты күрсәтелгән, карыйсы килгән кешегә.Фотога төшәр өчен катырып җәнлек сыннары да куйганнар. Матурлык өчен агачтан ясап куйган нинди генә корылмалар юк анда, чәчәкләрнең дә күбесе без күргән савытларда гына түгел анда. Ландшафтлары бик матур, табигый. Кыскасы барып күрергә кирәк. Ак тәвә кошының койрык җәйгәнен дә күрдек хәтта. Җайлы аяк киеме киеп бераз капкаларга үзең белән алып барсаң (махсус урыны бар), көн алып торырга була. Кечкенә балаларны утыртып тартып йөрергә арба да алып торсаң була.

Иж елгасы буен да шәһәр халкы һәм кунаклар өчен күптән түгел генә яңартканнар. Суда көймәдә я катамаранда йөрергә мөмкин. Яр буйлатып утыргычлар, матур лампалар тезгәннәр, бик күп чәчәк түтәлләре ясаганнар. Иң кызыгы- төрле ташландык тимер кисәкләрен ябыштырып төрле сыннар ясаганнар. Бик кызык. Яр буена кич килсәң матур икән дигән уйга килдек, парлылар, яшьләр аеруча күп. Ерак түгел төрле төсләр балкытып фонтан җырлап утыра.

Икече көнне ирләр кораллар музеена юл тоттылар, анда хәтта мылтыктан ата торган урыны да бар икән (паспортың булу шарт). Без хатын-кызлар балалар белән әйләнгечләр паркына бардык. Анысы башка шәһәрләрдәге кебек үк, төрле әйләнгечләр , батутлар, туңдырма-соклар, шашлыклар белән.

Менә шундый сәяхәттә булдым мин. Ижау шәһәре элек ябык булган, шактый гына оборона заводлары эшләгән, хәзер исә кайсы ярты көченә эшли, кайсы инде туктаган. Шәһәр эчендә троллейбус йөри, диктор тукталышларны рус телендә генә әйтә. Шәһәр эчендәге элмә такталарның бик азында гына удмуртча язу күрдем. Тагын минем өчен ят нәрсә - шәһәр урамнары буйлап җәяүләп һиндча киенгән кызлар, абый һәм егетләр (болары азрак санда) "Хари Кришна" дип биеп- җырлап йөриләр. Алдан баручысы кәгазьме, буклетмы өләшә, рекламадыр инде. Бу күренеш көн саен кабатлана икән, музыкалары ябык тәрәзәләрдән өйгә кадәр ишетелә хәтта. Алдагы мәкаләдә еракка китмичә генә ял итеп була дип Кырлайга барырга тәкъдим иткән идем. Мөмкинчелегегез булса Ижауның зоопаркына барыгыз, бер дә үкенмәссез. Минем кебек үк шаккатмасагыз да яңа кичерешләр алып кайтырсыз.


Гөлсинә Животникова,
Чепья авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250