Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Хәйретдин Шәйхетдинов: “Биш хуҗалыклы авылга көн дә ике ипи илтәбез”

"Корстон" комплексында Татарстан Кулланучылар җәмгыяте берлегенең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада балтачлылар да үзләрендә җитештерелә һәм сатыла торган товарлардан күргәзмә оештырган иде.

Кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов сүзләренчә, райондагы җәмгыять инде таркалган хәлдә. Шулай булуга да карамастан, Балтачта җәмәгать туклану өлкәсен җәелдерү өстендә эш алып барыла. Аның бинасында төзекләндерү эшләре уздырылган. Хәзер ашханәдә юбилейлар, туйлар үткәрәләр. "Ашханәбезгә халык йөри башлады, төшке аш вакытында да киләләр. Хәзер ул безгә керем китерә.
Ипи заводында да ипи пешереп, балалар бакчаларына, мәктәпләргә таратабыз. Аның эчендә колбаса цехы сакланып калды. Халык безгә үз продукциясен китерә, аларга ыслап, тозлап, яки колбаса ясап бирәбез. Балык цехы, лимонад цехы да гамәлдә", диде Хәйретдин Шәйхетдинов. Җитештерелгән товарның бер өлешен алар Казанга да алып килеп сата икән. Лимонадларны исә Арча районында да тарата башлаганнар.
Балтачта РайПо составында 13 кибет эшли. "Ул кибетләрнең саны 35, әмма мин бу вазыйфага керешкәнче район үзәгендәге кибетләрнең күбесен банкрот дип, бөлдереп, сатканнар иде", ди Хәйретдин Шәйхетдинов.

Район кулланучылар җәмгыяте кибетләре халыкка кирәкме дигән сорауга РайПо җитәкчесе болай дип җавап бирде:
- Безнең бер авылда 98 кеше яши. Анда бер эшмәкәр дә барып кибет ачмый, тик без анда кибет тотабыз. Аның кереме юк, әмма анда яшәүче пенсионер әбиләр өчен эшлибез. Икенче бер авылда 5 кенә хуҗалык яши, шунда барып хезмәт күрсәтәбез. Анда балалар бакчасына 5-6 бала йөри, аларга көненә ике ипи кирәк. Автолавка шул авылга ике ипине дә илтә, - диде ул. Аның фикеренчә, кулланучылар җәмгыятенә кергән кибетләрне саклап калырга тырышырга кирәк. Биредә хезмәт куючыларның хезмәт хакы уртача 12 мең сум тәшкил итә.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250