«Яшь Давидчылар»ның изге эшләре (фото)
Җәмгыять

«Яшь Давидчылар»ның изге эшләре (фото)

Давид Турганалиев Чепья урта мәктәбенең югары сыйныф укучысы. Ул урман җыештыра, табигатьне чүп-чардан арындыра.

"Яшь Давидчылар" - Чепья урта мәктәбенең 4б сыйныф волонтерлары өмәгә чыктылар һәм чишмә янындагы территорияне чистарттылар.

Исегезгә төшерәбез, Давид Турганалиев Чепья урта мәктәбенең югары сыйныф укучысы. Ул урман җыештыра, табигатьне чүп-чардан арындыра. Монда аңа төп ярдәмче – әнисе Инга Осиповна, туганнары да булыша. Хәзер менә әкренләп Давидчылар барлыкка килә башлады, башлангыч сыйныф укучыларының дәррәү килеп, авыл территориясен чүптән арындыруларына сокланып туймаслык.

 

 


Нет комментариев