Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Яшәү җыры чыңласын

12 декабрь – Россия Конституциясе көнендә, район мәдәният үзәгендә, Балтач районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан, «Тамырлардан гасырларга яшәү җыры чыңласын» дигән тантана узды

95 яшьлек юбилеең белән, Балтачым!

Ундүртенче-унбишенче гасырлар тирәсендә, Аксак Тимер гаскәрләре явыннан җимерелеп беткән Кама аръягы калаларында исән калган борынгы бабаларыбыз, әйдаманнары Балтач морзага ияреп, 1390 еллар тирәсендә шушы якларга килеп урнашалар. Шул көннәрдән бирле урманнары-кырлары, чишмәләре-күлләре, Шушма һәм инеше, талы саен сандугачы булган Балтачыбыз яши, чәчәк ата. Коллективлаштыру елларында морза бинең исемен үзенә алган Балтач районы оеша. Колхозлашуның беренче елларыннан ук район халкы дәррәү күтәрелеп, фидакарь хезмәткә тотына һәм зур уңышларга ирешә. Районның үзенчәлеге аның әләмендә һәм гербында. Гербтагы төзелеп килгән бура – районыбызның урманнарга байлыгын, балта осталары белән данлануын чагылдырса, Аю исә шул байлыкны саклаучы, осталарны яклаучы. Ә менә сары төс исә кояшны чагылдыра, чөнки кояш иң беренче бездән чыга, аннан гына китә Казанга. Балтачыбызның табигате искиткеч матур, халкы уңган. Район мәдәният йортында узган бәйрәм чарасы туган як матурлыгын, кешеләрнең батырлыгын күрсәтүгә җәлеп ителгән дә иде. Күпмилләтле район халкы үзенең 95 ел буена куйган тырыш хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, һичшиксез, горурлангандыр (район сәхнәсендә үтүче бәйрәмнәр газетабызның ВКонтакте битендә турыдан-туры эфир аша күрсәтелеп барыла, авт.). Горурланырлык, данларлык, хәтерләрлек, хөрмәт итәрлек шәхесләребез һәм истәлекле вакыйгаларыбыз әлеге бәйрәмдә искә алынды, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барылды.

 

Тарихның яңа битләрен язабыз

Районыбыз тарихы – илебез тарихының тулы бер кайтавазы ул. Шуңа күрә дә олы максатыбыз – гасырлардан килгән бай мирасны саклау, ныгыту. Илебезнең бәйсезлеген, иминлеген саклаучы, фронтка булышучы райондашларыбызга карата да тирән рәхмәт хисләре белән яшибез. Тантананы рәсми рәвештә ачу өчен сүз Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга бирелгәч, бәйрәмнең асылын тирәнтен чагылдырган чыгыштан соң, моның тәгаен шулай икәнлегенә инану хисләре күңелне биләде.

– «Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары! – дип башлады сүзен Рамил Рәшитович. – Тагын бер елыбызны тарих битләренә озатабыз. Ул илебез тарихында шатлыклы мизгелләре белән дә, борчулы көннәре белән дә истә калыр. 2025 ел – махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә Ватанны саклаучылар елы булып, ел дәвамында үткән чаралар илебезнең бәйсезлеген, иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәт белдерү шигаре астында узды.

Бәйрәм залында махсус хәрби операция ветераннары белән беррәттән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар да, туган якларга ялга кайткан батыр солдатларыбыз да утыра. Рамил Рәшитович ветераннарга олуг ихтирам хисләрен белдерде, «Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган солдат егетләребезнең гаиләләренә яхшы хәбәрләр генә юлдаш булсын. Батыр уллар үстергән өчен солдат аналарына олы рәхмәтемне белдерәм. Кызганыч, яу кырында башларын салган солдатларыбыз да бар, алар мәңге безнең хәтеребездә», диде һәм залда иң алгы рәттә утыручы ветераннарга, ялга кайткан батырларыбызга бүләкләр тапшырды. Аннан соң Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзләренең көндәлек эшләре һәм хезмәтләре белән зур өлеш керткән волонтерларга рәхмәтләрен ирештерде, аларны сәхнәгә чакырып бүләкләде, район волонтерлык хәрәкәте алдынгылары олуг хөрмәт йөзеннән дәрәҗәле бүләкләргә иреште. Волонтер Елена Вәлиева гомер бәйрәме уңаеннан аерым бүләкләнде. Шулай итеп, Ватан сакчылары елын яптык та, Президентыбыз Владимир Путин игълан иткән «2026 ел – Россия халыклары бердәмлеге елы»на йөз тоттык. Җиңәр өчен, алга юл ярыр өчен бердәмлек бик кирәк безгә. Ә Татарстанда, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2026 ел – «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» булачак дип белдерелде. Бәлки Тынычлык елы да булыр әле ул!

 

Ватан сакчыларына мәңгелек дан!

Ватанны саклаучылар елы безгә тарихи хәтерне, тормышның мәңгелек кыйммәтләрен искә төшерде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойкыч сугышка районыбыз 12 меңгә якын улын һәм кызын озатты, шуларның яртысы диярлек сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән алты Советлар Союзы Геройлары – Габдулла Гарифуллин, Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимовларны биргән җир. Рәсәй Герое Олег Исаев, Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов, Сәрвәр Нәфыйкова, Камил Гозәеров, Габдрахман Зарифовлар да районыбыз горурлыгы, һәрчак халкыбыз хәтерендә. Көрәштә дә, хезмәттә дә батыр райондашларыбызның исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калган.

Бүгенге көндә илебез чикләре тыныч түгел. Махсус хәрби операциянең иң алдынгы сафларында йөзләгән балтачлы да бар. Нәкъ сиксән ел элек канкойгыч сугышта җиңү яулаган ветераннарыбыздан күчә килгән рухи ныклык, какшамас ихтыяр көче якташларыбызга махсус хәрби операциядә барлык авырлыкларны күтәрергә ярдәм итә. Яу кырында башларын салган солдатларыбыз да бар, алар турында истәлекләр күңелдә яши. Батырларыбызны, тарихи үткәнебезне һәрчак истә тотыйк. Бөек Җиңү көне үз әһәмиятен югалтмасын, киләчәк җиңүләргә маяк булсын. 2025 елның нигезе булган Ватан сакчылары елын тарихи үткәнебезне саклап, лаеклы тәмамлыйбыз. Ватан сакчыларына мәңгелек дан!

 

Хисләр ташый күңелдә

Иң беренче кояш бездән чыга, аннан гына китә Казанга, дип башланган кичә ничек шулай матур башланган булса, шулай матур тәмамланды да. Тарихы да булды, буыннар чылбыры да шәрехләнде, татар, рус белән янәшә перспективалы үсештәге удмурт, мари милләте вәкилләрен дә күрдек, бүгенгесе дә ачык чагылыш тапты, гомумән, горурлык дигән ташкын хисләр кичерерлек бәйрәм булды бу. Шушындый бәйрәмнәргә сәбәп булырлык ялкынлы эшләребездән арынмыйк, районыбызның 96 еллыгына да һәрбарчабызга исән-сау, куанычлы күңелләр, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек белән барып җитәргә язсын!

Иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашулары, гуманитар ярдәм әзерләүне оештыруда зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән район волонтерлык хәрәкәте алдынгыларыннан Ирина Иванова, Радик Хәбибуллин, Ләйсән Хисамиева бүләкләнде. Хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең Рәхмәт хаты Ришат Бариевка, Рифат Зариповка, Рамил Сабировка, Азат Хисмәтуллинга, Ранил Хәбибрахмановка тапшырылды.

Районыбызның өлкән волонтеры Елена Вәлиева быел үзенең күркәм юбилеен билгеләп узды. Тынгысыз хезмәте һәм юбилее уңаеннан Елена Ивановнага Балтач муниципаль район Башлыгының рәхмәте белдерелде.

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары, хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм күрсәтүдә зур өлеш керткәннәре өчен һәм Халыкара Волонтер көне уңаеннан Балтач муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хатына Рушан Насыйбуллин, Илшат Камалиев, Мулланур Гыйбадуллин, Ләйлә Габделхакова, Лилия Галимуллина, Гөлшат Гарипова, «Балтач нуры» мәчете вәкилләре, Арбор авылының аш ясаучылар төркеме, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына Гөлфинә Әхмәдиева, Рашит Габделганиев, Марат Нигъмәтҗанов, Светлана Шәмсетдинова лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей