Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Язгы ташу бәла-казасыз узсын

Су басулар булмасын өчен һәрберебезгә тырышасы

Шушы көннәрдә район башкарма комитетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Ул язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланды. Көн тәртибендә быелгы язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре һәм су басу белән бәйле куркынычны киметү буенча бурычлар каралды.

Комиссия рәисе Айдар Хәйретдинов язгы ташу вакытында халыкны һәм район территориясен саклау чаралары мәсьәләләрен күтәрде. Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык бүлеге, районның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчеләре һәм башка тармак вәкилләре, Балтач шәһәр җирлеге, шулай ук аеруча да су басу куркынычы янаган урыннардан саналган Нөнәгәр, Борнак авыл җирлеге башлыкларының чыгышыннан соң, язгы ташуга каршы чараларның беренчел планы, эшче төркемнәр һәм башка эшләр расланды.

Район җирендә урнашкан барлык авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре су басу куркынычы янаган урыннарда иминлекне кайгыртып, ташу башланганчы ук эшләп куя торган эшләрне башкарырга бурычлы, шулай ук урыннарда комиссияләр эшләве, кизү торулар, көймәләрнең әзерлекле булуы, халыкны, малларны эвакуацияләргә кирәк булган очракта вакытлыча урнаштырып тору урыннарының каралган, шартлар белән тәэмин ителгән, су суырта торган техниканың тәртиптә булуы һәм башка таләпләрнең үтәлүе шарт.

Язгы хисләр, матур мизгелләр дип язгы ташуга җиңел генә карарга ярамый, быел кар күп яуды...
(Язманың дәвамы — «Хезмәт» газетасының 18нче март санында).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу