Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Имәндәй нык иде ветеран

Хәмәтдин абый белән мин 45 ел чамасы элек, армия хезмәтеннән кайткач, танышкан идем. Ул чакта халык арасында инде абруе таралган бу кеше белән уртак телне тиз таптым. Өстәвенә, мәрхүм әтине бик яхшы хәтерли, яшьтәшләр үк булганнар.

Әтиемнең нәкъ менә урман эшендә үтерелүе дә Хәмәтдин абыйның миңа җылы мөнәсәбәтенә сәбәпче булгандыр инде. Сугышта кан коеп, агач аяк, сугышчан бүләкләр белән кайткан әти "Кызыл тукучы" артеленең урман кистерүчесе буларак, Нормабашта бик еш була. Кызу эш чорында Мәгъфүр абый Газизовларда куна кала. Шул елларда Хәмәтдин абый да гаилә корып, Нормабашта төпләнә. Менә шулай таныша, дуслаша алар. Һәм бу дуслык, еллар үткәч, безнең дә дуслыкка нигез булды.

Үткәнен бик кызыклы итеп сөйли иде Хәмәтдин абый. Ә сугышчан хатирәләрен тыңлаганда... Их, минәйтәм, ул чакта хәзерге кебек диктофоннар заманы булмаган, күпме тарихи истәлек әрәм булган!

Кариле егете Мөхәммәтдин (тулы исеме шулай) Хисаметдинов армия сафларына 1940 елны чакырыла. Көнбатыш Украинада хезмәт иткән егет фашистларның беренче һөҗүмнәрен үк үз җилкәсендә татый. Чигенү газаплары, дусларны югалту ачысы... - әле җиңү шатлыкларын татыганчы бик күпне күрергә туры килә шул аларга. Авыр артиллерия полкында наводчик, аннан соң орудие командиры булган Хәмәтдин абыйга фашистларны илебез чикләреннән куганнан соң Польша, Германия җирләрендә барган берсеннән-берсе авыр сугышларда катнашырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен аңа башкомандующий исеменнән 12 рәхмәт белдерелә. Моннан тыш ул өченче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә. Туган ягына ул 1946 елның маенда гына әйләнеп кайта.

Кайту белән җиң сызганып эшкә керешә. Нормабаш авылындагы агач эшкәртү артиленә бригадир итеп куялар үзен. Артельләр берләштерелгәч, Тимирязев исемендәге колхозда кырчылык бригадиры, урман кистерүче булып эшли. Аннан күп еллар Шәмәрдән урман хуҗалыгында урманчы булып танылу ала. Бу яраткан эшендә ул әле 70ен дә тутыра. Тырыш хезмәтләре өчен СССР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының истәлекле бүләкләре, бик күп Мактау грамоталарына лаек була.

Гаиләсе белән дә бик бәхетле иде ул. Хатыны Фатыйма апа белән 9 бала тәрбияләп үстерделәр. Ун еллап элек, балалары, оныкларыннан кадер-хөрмәт күреп, бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Хәмәтдин абый белән аралаша башлаган елларда әле ул чакта таралышмаган балалары белән дә дуслашып калган идек. Әле дә Килидә яшәүче Мөршидә, Нормабашта яшәүче Рөстәмнәр белән аралашып торабыз. Узган ел Норма Сабантуенда миннән биш яшькә кечерәк Әсхәтдинне очраттым, үзе танып, сәлам бирде...

...Сугышның беренче көннәреннән ут эченә кереп, күп батырлыклар күрсәтеп тә исән-сау кайткан, тыныч тормышта да бик күпләргә үрнәк булырлык хезмәт куйган, сокланырлык тормыш юлы үткән Хәмәтдин абый кебекләрне онытмасак, истәлек-хатирәләрне барласак иде.
Рамазан Фәрзиев.
Фото: boombob.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250