Җәмгыять

Инвалидлар «кайнар линия»гә шалтырата алалар

Татарстанда тернәкләндерү буенча техник чаралар белән тәэмин итүдә инвалидларның хокукларын яклау турында кайнар линия ачыла. Бу хакта ТРда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты хәбәр итә.

Татарстан Республикасында инвалидларның хокукларын яклау, аларны реабилитация өчен техник чаралар белән тәэмин итү буенча 6 сентябрь көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» телефоны эшләячәк.
Сорауларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Социаль иминият фондының региональ бүлеге һәм Татарстан Республикасында медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре җавап бирәчәк, бәхәсле ситуацияләрне чишәргә ярдәм итәчәк.
Телефон: 8 (843) 236-00-71. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт, 3 кат.

250

Нет комментариев