Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Иртәрәк киттең абый

Арча районы Апаз авылында туып-үскән, Казан каласында яшәп гомер иткән абыебыз, запастагы офицер Сабиров Салихҗан Сәлим улы 6 июнь көнне арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

10 ел элек тормыш иптәше, 2 кызының әниләрен җирләп, калган гомерен күңеленә тынгы тапмаган абыебыз, еш кына йөрәгеннән зарланды һәм, нәтиҗәдә - инсульт. 4 ай шуннан савыгып китә алмады һәм мәңгегә күзләрен йомды. Өметебез бик зур иде, баһадирдай ир-егет бирешмәс дидек, үлем беркемне дә аямый шул.Сабыр холыклы абыебыз нинди генә эшкә тотынса да, пөхтә итеп башкарып чыкты, ашарга пешерү, яшелчә тозлау дисеңме... Бакчаларын гөлләр кебек итеп тотты. Җанга рәхәт һөнәре дә бар иде - өздереп баянда уйнады. Ничек күңелле иде аның белән... Ул барында җыр-моң агылыр иде...Хәзер барысы да тынды.

Абыебызны соңгы юлга озатырга Кенә мәктәбендә бергә укыган сыйныфташлары килде. Ничек өзгәләнеп сөйләделәр аның турында... Озакламый очрашулары да буласы икән... 70 яшьлек егетләр-кызлар... Олы рәхмәтебезне белдерәбез сезгә. Иптәш кызларыбыз, туганнар, күршеләр, балалар, Казаннан кайткан дуслары - бик-бик зур рәхмәт сезгә, зурлап озатканыгыз өчен. Инде калганнарыбызга Ходай хәерле гомерләр биреп, шушы якты, матур дөньяда бераз яшәргә язсын иде әле.

Иртәрәк киттең, абыебыз! Гармун моңнарың гына йөрәкләргә уелып калды. Урының оҗмах түрләрендә булып, күңелләрең тыныч булсын! Тыныч йокла! Син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә, кадерле абыебыз!

Сагыш баскан күңелеңне
Бастың син гармун уйнап.
Өзелер инде үзәкләр,
Өзелер инде үзәкләр,
Өзелер сине уйлап!!!

Туганнарың, балаларың исеменнән ГАРИПОВлар гаиләсе.
Арбор авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250