Исән булса, 95 яшьлек юбилеен каршылар иде...
Урының оҗмахта булсын, Бакый ага!
Бакый Шәймулла улы Зыятдинов (1930-2014) - олпат мөгаллим, районыбызың танылган мәгрифәтчесе, тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы. Бакый абый гомерен туган якка багышлады, 46 ел мәктәптә физика-математика укытып, күпме балага белем биреп кенә калмады, алар күңелендә мәгърифәт уты кабызды. 35 ел мәктәп директоры булып Карадуганны яңа мәктәпле итте.
Авылында 2 музей оештырып, балаларны эзтабарлык юлына бастырды, данлыклы кешеләребез, тарихыбыз белән горурланырга өйрәтте. Туган як, аның кешеләре, тарихы турында 11 китап язды, тарих төпкелләреннән күпме хәзинә чыгарып, киләчәк буыннарга бәһаләп бетергесез кадерле мирас калдырды.
Исән булса шушы көннәрдә Бакый агага 95 яшь тулган булыр иде. Урыны ожмахта булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев