Кафия Гыйлманова изге күңелле кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәтле
Җәмгыять

Кафия Гыйлманова изге күңелле кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәтле

Махсус кампания барышында Балтачта ялгыз яшәүче пенсионер Кафия Гыйлмановага иганәчелек ярдәме күрсәтелеп, яшәү шартлары уңайландырылды. «Наз»ның социаль хезмәткәрләре үз көчләре белән йортны җылыту эшләрен башкардылар, ә шәхси эшмәкәр Рифат Зарипов электрүткәргечләрне алыштыру өчен материаллар бирде. Балтач шәһәр җирлеге «Сельэнергосервис» җәмгыяте башкарган эшләрне түләсә, «Сосна» җәмгыяте утын мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм...

Махсус кампания барышында Балтачта ялгыз яшәүче пенсионер Кафия Гыйлмановага иганәчелек ярдәме күрсәтелеп, яшәү шартлары уңайландырылды. «Наз»ның социаль хезмәткәрләре үз көчләре белән йортны җылыту эшләрен башкардылар, ә шәхси эшмәкәр Рифат Зарипов электрүткәргечләрне алыштыру өчен материаллар бирде. Балтач шәһәр җирлеге «Сельэнергосервис» җәмгыяте башкарган эшләрне түләсә, «Сосна» җәмгыяте утын мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтте. Ялгыз әби өчен әлеге изгелекләр бик куанычлы хәл булып, ул аларны күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп кабул итте.

250

Нет комментариев