Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Каникуллар вакытында районда яшүсмерләр эшсез йөрмиме?

Көтеп алган каникулларның инде бер ае үтеп тә китте. Җәйге ялларда укучыларның күбесе лагерьларда ял итсә, күпләр өчен җәй, киресенчә, акча эшләп калу чоры, гаиләгә өстәмә керем кертү мөмкинлеге дә.

Бу Балтач укучылары өчен дә шулай. Сүз 14тән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр турында бара.

Быел мәшгульлек үзәгендә укучы балаларны эшкә урнаштыру өчен 270 урын каралган иде. "Сосна", "Игенче", "Кама", "Дуслык", "Агрохимсервис", "Ушма" җәмгыятьләре, "Төзекләндерү" оешмасы белән килешү төзелеп, бары 107 бала гына эшле булган. Узган ел исә әлеге сан күбрәк иде, ди үзәк белгечләре.Алар әйтүенчә, мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру - ул акча эшләү мөмкинлеге генә түгел. Барыннан да бигрәк, бу балага акрынлап олы тормышка аяк басарга, җаваплылык хисен тоярга ярдәм итә, үз-үзенә ышаныч тудыра, икән.

Республика һәм җирле район бюжетыннан балаларга хезмәт хакы түләү өчен ел саен акча акча бүлеп бирелү каралган. Хезмәт хакы түләү мәшгульлек үзәге аша үткәрелә, ягъни һәр баланың исәп хисабына бер ай календарь көннәр өчен 1700 сум күләмендә материаль ярдәм һәм эш бирүче түләгән хезмәт хакы күчерә.

Ни өчен булган мөмкинлекләр барысы да кулланылмый? Оешма җитәкчеләре балаларны эшкә алуның бик зур җаваплылык икәнен беләләр һәм шуннан куркалар да. Шулай ук балаларны мәшгульлек үзәге аша эшкә алуда документлар рәсмиләштерүнең катлаулылыгын билгеләп үтәләр. Ә бит ныклап уйлап карасаң, хезмәт хакыннан тыш, бала кесәсенә 1700 сум акча керү начар түгел.

Җәй чорда балаларның эшкә урнашып эшләүләрен акча эшләү дип кенә түгел, ә тәҗрибә туплау, мөстәкыйльлек мәктәбе буларак кабул итәргә кирәктер.
Фото: ks-region69.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250