Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Казанда ислам дөньясының мәдәни башкаласы елына старт бирделәр

Вице-премьер искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр илнең традицион ислам кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәтен ассызыклады

«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу һәм «Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум-2026» XVII халыкара икътисадый форумын уздыру уңаеннан тантаналы кабул итү «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл-Малик, шулай ук чит ил делегацияләре вәкилләре булды.

Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны Казанга 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү белән котлады.

«Казанны 2026 елда Ислам дөньясы башкаласы итеп тану – безнең яраткан Казанның да, Татарстанның да зур казанышы», – диде ул.

Вице-премьер искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр илнең традицион ислам кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәтен ассызыклады.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам Казан