Җәмгыять

Казанда Побежимов урамында ишегалды төзекләндерелде

Территория «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән

Побежимов урамындагы 47нче һәм 49нчы йортларда яшәүче 500гә якын кеше өчен йорт яны территориясе яңартылды. 13 мең кв.метрдан артык мәйданлы ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән. 

Элек бу урында бушлык, стихияле парковка һәм иске гаражлар булган. Эшләр майда башланган һәм июльдә тәмамланган. Ишегалдында асфальт һәм тротуарлар яңартылган, ә балалар өчен уен комплексы, таган һәм комлык урнаштырылган.

Биредә шулай ук турниклар, боҗралар һәм баскетбол мәйданчыгы булган спорт зонасы да бар. Территорияне өстәмә яктырттылар. Халыкка 11 эскәмия, алты савыт, келәмнәр чистарту өчен стойка куелган һәм контейнер мәйданчыгы яңартылган.

Яңартылган ишегалдын Казан мэры Илсур Метшин карады. Ул шулай ук җирле халык белән аралашты.

Вести Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев