Кино геройлары арабызда да яши икән, ди Урта Көшкәт укучылары (фото)
Җәмгыять

Кино геройлары арабызда да яши икән, ди Урта Көшкәт укучылары (фото)

Урта Көшкәт авылы китапханәсендә «А память всю боль хранит…» дип исемләнгән чара үткәрелгән.

Анда Әфганстан җирлегендә хезмәт иткән Николай Романов һәм Юрий Григорьев катнашкан. Әфганчыларыбыз үзләренең хезмәт иткән елларын тагын бер кат искә төшереп, укучыларга шулар хакында сөйләп уздылар. Балалар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, герой-абыйларының илнең тынычлыгы өчен биргән көчләре, батырлыклары алдында баш иеп, хөрмәтләрен белдерделәр. Мондый чараларны укучылар бик яратып кабул итә, чөнки кинолардан гына күреп белгән геройларның үзебезнең арада да яшәве шулардан ачыклана, ди алар.

250

Нет комментариев