КОДРӘТЛЕ ХИС УЛ – АНА МӘХӘББӘТЕ
Матур табигатьле, уңган халкы белән дан тоткан Куныр авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсен тирә-якта белмәүчеләр сирәктер. Эшкә уңган, сүзгә булган, якты йөзен, тәмле телен жәлләмәүче әлеге гаиләнең йөз аклыгы Җиһания апа (рәсемдә) турында язарга алынуым юкка түгел. Меңнәргә үрнәк итеп куярлык бөек ана да, тугры хатын да, төпле киңәшләре белән гаилә...
- Элек үзебез әти-әнине бик хөрмәтләп яшәдек. Без эштә чакта әни барысына да күз-колак булды. Хәзер, шөкер, шул игелекләребез үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтты, - ди Җиһания апа.
Бик хак сүзләр. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык мәкале дә. Кечкенәдән шушы үрнәктә үскән балалар, оныклар ничек итеп тәрбияле булмасын, ди. Әнә бит, төп нигез оныклары Индира, Ризван, Аяз ничек итеп дәү әти, дәү әни дип өзелеп тора. Әби-бабай тәрбиясе алган балалар бөтенләй башка шул. Әдәп, әхлак, ярый-ярамый дигәнне кечкенәдән белеп үсә.
Бу атнада бар җиһан Әниләр көнен бәйрәм итәчәк. Җиһания һәм Камал Сафиуллиннарның балалары һәм оныклары да бу көнне, гадәттәгечә, төп йортка җыелачак. Әлеге гаилә Әниләр бәйрәмендә генә түгел, һәр атна саен төп нигезгә - әниләре, дәү әниләре янына ашыга. Сафиуллиннар нигезеннән гадәти көндә дә кеше өзелми. Кем генә керсә дә ашлары пешкән, чәйләре кайнаган булыр. Шуңа да бу нигезгә һәркем тартыла. Чөнки Сафиуллиннарның күңел җылысы һәркемгә җитә. Ә ул җылылык, иң беренче чиратта, газиз әниләрдән башлангыч ала.
- Әниебез исән чакта, ничә яшьтә булсак та, аның өчен һаман балалар без һәм әти-әниебез янына һәрчак теләп, сагынып җыелабыз, - ди олы кызлары Илсөяр. - Без - балаларын гына түгел, оныкларын тәрбияләп, аларны кешелекле итеп үстерүдә дә әниебезнең көче күп булды. Нәселебезне туплап, барыбызны кайгыртып, шатлыкларыбызны уртаклашып яши. Әни һәркемгә - туганга, дуска, якынга - нык терәк. Менә шундый киң холыклы безнең әниебез, диләр балалары беравыздан.
Җиһания Сафиуллина да әни кеше өчен балаларыннан, якыннарыннан игътибар тою һәм матур сүзләр ишетүдән дә кыйммәтрәк нәрсә юк, дип саный.
- Хатын- кызның бар матурлыгы, күрке ана булгач ачыла. Игелеклек, ягымлылык, ярату һәм түземлелек сыйфатлары бөтен аналарга да хас ул, - ди ул балаларына, оныкларына сөеп карап. Наз, җылылык, мәхәббәт тулы ул караштан бөтен өй яктыра. Менә нинди кодрәтле хис ул - Ана мәхәббәте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев