Кояш балалары (фото)
Җәмгыять

Кояш балалары (фото)

21 март көнне ел саен бар җирдә Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан районыбызда да күптөрле чаралар үткәрелде.

"Наз" үзәгенең социаль эшләр белгече Олеся Закирова һәм социаль педагог Гөлшат Сәләхова "Волонтер" үзәге активистлары белән берлектә әлеге синдром белән авыручы мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып, аларга йомшак уенчык күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Яраткан уенчыклары, якыннары хакында әңгәмә үткәрделәр, әти-әниләре белән берлектә "Наз" үзәгендә урнашкан уен бүлмәсенә (лекотека) шөгыльләнергә чакырдылар.

Шулай ук әлеге көнне "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә "Кемнәр алар кояш кешеләре?" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Бу чараның максаты - Даун синдромы булган кешеләргә ярдәм итү иде. Әңгәмә башында психолог Сидорова Елена "кояшлы кешеләр"нең үсеш үзенчәлекләре, аларда килеп чыккан мәшәкатьләрне чишү юлларын аңлатып китте.

Чара ахырында катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, биредә алган фикерләрен туганнары, танышлары белән дә уртаклашырга уйладылар.

250

Нет комментариев