22 март көнне район Иҗтимагый Советының чираттагы киңәйтелгән утырышы булды.
1. Балтач муниципаль районының Иҗтимагый Совет утырышында 2016 елда күтәрелгән мәсьәләләр турында иҗтимагый Совет рәисе Вакыйф Мансур улы Зәкиев кыскача күзәтү ясады. Иҗтимагый Советның 2017 ел дәвамында башкарачак эшләре турында сүз барды.
2. "Балтач муниципаль район җирлегендә Татарстан Республикасының милли сәясәт Концепциясен гамәлгә ашыру турында" район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев, Балтач гимназиясе директоры Ренат Мөхәрләмов, Балтач урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Динә Йосыпова чыгышлары тыңланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов "Районда милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм милли сәясәт Концепциясен тормышка ашыру буенча чаралар планының үтәлеше турында" дигән тема астыда чыгыш ясап, райондагы яшәешкә, милләтләр дуслыгына, дини мөнәсәбәтләргә, милли гореф-гадәтләр скланышына карата тулы бәяләмә бирде. Район җирлегендә яшәүче 35 меңгә якын кешенең 28 800е - татарлар, 4 меңнән артыгын удмуртлар, 600 чамасы руслар, 300 дән артыгын марилар. Шулай ук миграция хезмәтенең эшчәнлеген ассызыклап, чит төбәкләрдән күчеп кайтып, безнең район җирлегендә төпләнеп, рәсми рәвештә яшәп калучырның елдан-ел артуына басым ясады. Милли белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен җайга салу буенча мәгариф учреждениеләрендә традицион рәвештә үткәрелеп клә торган тәрбияви чаралар, акцияләр, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, диспут, уеннар, ата-аналар җыелышлары уздырулуын ассызыклады. Шулай ук Киров өлкәсе, Мари Иле республика балалары белән берлектә уздырыла торган "Дуслык учагы" фестивале, Бөрбашта уза торган мөселман балалар Сабан туе үткәрелеп килүен җиректәге мөнәсәбәтләрне, милләтара һәм динара дуслыкны ныгытуга этәргеч дип атады. Районда 43 мәчетнең, 3 чиркәүнең эшләп килүен, дини яктан белем алу өчен район халкына шартлар булдыруын уңай бәяләде. Район җирлегендә һәр милләт халкына өстәмә белем алу өчен дә мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте.
Илһам Гайнетдинов чыгышындагы тәкъдимнәр:
- 2017-2018нче яңа уку елында район үзәгендәге мәгариф учреждениеләрендә 4 татар сыйныфы ачу бурычын уңай якка хәл итәргә;
- Безнең халыкның мигрантлар белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы проблемаларны хәл итү юнәлешендә урыннарда эш оештыру, чит төбәкләрдән кайтучыларга барлык тармаклар ягыннан да игътибарны, күзәтчелекне артырырга;
- Киләчәктә дә милләтара, конфессия ара тотрыклыкны сакларга һәм барлык эш планнарында ныгыту өстендә эшләргә.
- Рус төркемендә белем алучы удмурт, мари, рус милләтеннән булган балалар өчен гамәлдәге татар әдәбияты дәреслекләре гаять катлаулы.
- Шулай ук татар телен камилләштерәбез, баетабыз дип, рус телендә киң аралашуга кергән сүзләрне татарчага тәрҗемә итү башланды. Бу бигрәк тә экономика, промышленность өлкәсенә кагылышлы сүзләргә карата кулланыла. Тәрҗемә итебез дип, мәгънә югалмыймы, аралашуда аңлашылмаучанлык тумыймы шуны уйларга кирәк дип саныйм, дип үз шәхси фикерен белдерде.
- Удмурт һәм мари телендәге дәреслекләр иске, яңартырга кирәк. Безнең республикада дәреслекләр 5 ел саен чыгып барса, ә Удмуртия һәм Мари Эл республикаларында заявка буенча гына басыла. Шуңа күрә безнең мәктәптәге балалар 2005 елгы иске дәреслекләр белән укыйлар, дип белдерде.
Гимназия укучыларның 88 %ы татар балалары тәшкил итү сәбәпле, яңа уку елыннан татар класслары ачуны төп бурычыбыз итеп куябыз, дип белдерде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин районның делегациясе җитәкчесе.
2. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов,
3. "Хезмәт" газетасы редакторы, Иҗтимагый Совет рәисе Вакыйф Зәкиев,
4. Леонид Дмитриевич Сапожников - Сырья авыл клубы мөдире, райондагы удмурт халкының милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе,
5. Валентин Васильевич Максютов - райондагы мари халкының милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе, Улисъял авылының старостасы,
6. Гөлчәчәк Гыйләҗева - Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе, Балтач урта гомуми белем мәктәбе директоры.
7. Зөлфирә Камалова - "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе.
Әлеге тәкъдим ителгән кандидатлар бертавыштан сайланып, делегация составында 22 апрель көнне Казанда узачак җыенда катнашу хокукы алдылар.












Нет комментариев